Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

НУР СИБҮЧЕ КАЛӘМ ИЯСЕ

2015 ел - Әдәбият елы кысаларында, 27 февраль көнне шәһәребезнең үзәк китапханәсендә Саба районында яшәп иҗат итүче ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" бүләге иясе, язучы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу булып узды. "Нур сибүче каләм иясе" дип исемләнгән бу әдәби кичәне китапханәнең татар әдәбияты...

2015 ел - Әдәбият елы кысаларында, 27 февраль көнне шәһәребезнең үзәк китапханәсендә Саба районында яшәп иҗат итүче ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" бүләге иясе, язучы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина белән очрашу булып узды. "Нур сибүче каләм иясе" дип исемләнгән бу әдәби кичәне китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге (җитәкчесе - Айсылу Нуретдинова) оештырган иде.

Бүлекнең татар әдәбиятын пропагандалауда нәтиҗәле эшләве күренеп тора - язучы белән очрашуга, мәктәп укучылары белән беррәттән, өлкәнрәк буын китап укучылар да бик күп килгән иде. Араларында Гөлсинә ханым Галимуллинаның иҗатын якыннан белүчеләр, аның әсәрләрен почта аша алдырып, һәрдаим укып баручылар да байтак булып чыкты. Язучы очрашу башында ук шундыйларны атап, аларга үзе әзерләгән Рәхмәт хатларын тапшырды. "Рәхмәт" сүзен үзем бик яратканга, очрашуларга чакырган районнарга чыкканда мин һәрвакыт аларга Рәхмәт хатлары алып киләм, - дип башлады ул сүзен. - Минем белән почта аша аралашкан, китапларымны соратып алган, иҗатыма битараф булмаган бөгелмәләргә чиксез рәхмәтләрем булсын". Озак еллар журналистикада эшләп, дәрәҗәле исемнәр алган ханым бөгелмәләр алдында ничек итеп язучылык эшенә керешүен дә сөйләп, китап геройлары прототипларын табуы, алар белән аралашуы турында әйтеп узды, шулай ук үзенең иҗат планнары белән таныштырды, әдәби кичәгә килгән халыкның күптөрле сорауларына җаваплар бирде.

Китап сөючеләр күңеленә ул "Мәхәббәт аланы", "Ефәк кулъяулык", "Ак бураннар аша", "Томанлы төн", "Карлы миләш тәме", "Күгәрчен оя корганда" дигән әсәрләре белән үтеп кергән икән. Китапларындагы геройлар тормышның үзеннән алынган, алар - гомер юлында олы мәхәббәтләренә тугры калып, язмыш әзерләгән авырлыкларны зур сабырлык һәм тирән акыл белән кичерә белүче затлар. Язучы шушы образлар аша безгә - китап укучыларына тормыш сабаклары бирә сыман.

Очрашу җыр белән үрелеп барды. Чара тәмамлангач та, тамашачылар таралырга ашыкмады, хисләргә бирелеп, үзара фикер алышып утырды. Аннары очрашу истәлеге итеп, язучы белән бергәләп фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса