Нәүрүз гүзәле
Безнекеләр

Нәүрүз гүзәле

Нәүрүз бәйрәмен каршы алган көннәрдә Татар мәдәният үзәгендә Бөгелмәнең "Нәүрүз гүзәле"н сайладылар. Инде матур традициягә әверелгән бәйге-чарада быел шәһәребезнең алты мәктәбендә укучы кыз балалар үзара көч сынашты.

"Таныш булыйк", "Үзешчән сәнгать", "Милли ашлар", "Милли киемнәр" номинацияләреннән соң бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. "Иң сөйкемле кыз" - Динара Хәнипова (9 нчы мәктәп); "Иң талантлы кыз" - Зәлия Мотыйгуллина (Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат); "Иң уңган кыз" - Идалия Вәлиева (2 нче
лицей); "Тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз" - Илүзә Иркәгалиева (5 нче мәктәп); "Яз алиһәсе" булып Регина Галиева (11 нче мәктәп) танылды. "Нәүрүз гүзәле" исеменә Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучысы Зөлфия Хәмәтнурова лаек булды (рәсемдә).
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.