Татарстан Эчке эшләр министрлыгында шәхси состав белән эшләү идарәсе хезмәткәрләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшы"ларны ачыклау бәйгесе узды.
Россия Эчке эшләр министрлыгы
Бөгелмә районы бүлеге
матбугат хезмәте.
Конкурс Россия Эчке эшләр министрлыгы составында әлеге бүлекчәнең оешуының чираттагы еллыгына багышланган иде. Бәйге хезмәткәрләрнең оператив-служба эшчәнлегенә ни дәрәҗәдә әзер булуларын тикшерүне максат итте.
Татарстан Республикасы территориаль эчке эшләр органнарының шәхси составы белән ничек эшләүләрен ЮХИДИ идарәсе, Дәүләт тикшерү идарәсе, ОМОН, СОБР, ФГКУ белгечләре күрсәтте. Ярышларның программасы хезмәткәрләрнең эш буенча белемнәрен, атуда осталыкларын, физик әзерлекләрен тикшерүгә нигезләнде. Биремнәрне билгеләнгән бер вакыт эчендә үтәп чыгу зарур иде.
Конкурста Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, эчке эшләр капитаны, Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы ОРЛС өлкән белгече Ленар Әх-мәтҗанов аерылып торды. Гомуми нәтиҗәләр буенча ул икенче урынны алды, физик әзерлек буенча беренче булды.
Гомуми зачётта һәм аерым номинацияләрдә җиңүче-ләр тиешле дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнделәр.