Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Милләтебезнең киләчәге – ышанычлы кулларда

Чирмешән районының матур табигатьле Туймәт авылында Фатыйма белән Гаяз Әхмәтҗановлар гаиләсен белмәгән кеше юктыр. Гаяз абый гомере буе "Победа" колхозының баш агрономы булып эшләсә, Фатыйма апа үзен китапханәче һөнәренә багышлады. Алар бергә берсеннән-берсе матур, акыллы, тырыш тугыз бала тәрбияләп үстерделәр һәм олы юлга чыгардылар. Бүгенге көндә унҗиде оныклары бар. Фатыйма...

Менә шушы күркәм гаиләдә Алсу дүртенче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк әти-әнисенә зур ярдәмче була ул. Мәктәптә дә иң алдынгы укучылар сафында: пионер отряды председателе, комсомолда - комсорг, сыйныфта - әйдәп баручы.

Мәктәпне тәмамлагач, кыз укытучы һөнәрен сайлый һәм Алабуга дәүләт педагогия институтында белем алып, Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылында математика һәм физика укытучысы булып эшли башлый. Алсу бик тиз укытучылар коллективының һәм балаларның ышанычын яулый. Шулай да тормыш үзенекен итә, инде Бөгелмә шәһәрендә төпләнгән Чирмешән районы Яшәүче авылы егете Марат белән Алсу бер-берсенә гашыйк булалар. 1993 елда егет аны алып китә. Ул вакытта мәктәпләрдә укытучылар җитәрлек, һәрберсе үз урынында. Алсу, вакытлыча дип, Бөгелмә шәһәренең 3 нче "Тамчыкай" балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. Бөгелмәдә ачылган беренче татар балалар бакчасы буларак, "Тамчыкай"да эш кайный: милли бәйрәмнәр, татар зыялылары белән очрашулар. Алсуыбыз шушы мохиткә баш-аягы белән кереп чума.

1995 елда Алсу Бөгелмә татар тәрбиячеләре бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, "Иң уңган тәрбияче" номинациясендә җиңеп чыга һәм кыйммәтле бүләккә ия була.
2007 елдан башлап, "Ладушки" балалар бакчасында рустелле балаларга татар теле укытучы-тәрбияче вазифасын башкара. Аның кул астында тәрбияләнүче балалар ел саен "Язгы тамчылар" бәйгесендә алдынгы урыннарны яулыйлар. Алсу Бөтенроссия һәм республикабыз бәйгеләрендә дә актив катнаша. Ил күләмендә уздырылган "Вдохновение солнечного дня" иҗат бәйгесендә (фото һәм видеоматериаллар бәйгесе, 2010 елда Курган шәһәрендә) - лауреат; Бөтенроссия "Зимний калейдоскоп" иҗат бәйгесендә (фото һәм видеоматериаллар бәйгесе, 2011 елда Курган шәһәрендә) Дипломант булды.

Аның алдынгы эш тәҗрибәсе республика һәм шәһәр методик кулланмаларында да урын алган: "Летний калейдоскоп" ("Нәни эзтабарлар"), Чаллы-Казан, 2012 ел; "Шөгыль - сөйләм үстерү чарасы" ("Сабый чактан белгән тел..."), Бөгелмә, 2009 ел; "Йөрәкләрдә - Тукай эзләре, күңелләрдә - Тукай сүзләре" ("Әлифба"), Бөгелмә, 2011 ел һәм башкалар шундыйлардан.

Алсу Гаяз кызының киңкырлы җәмәгать эшчәнлеге алып баруы хакында әйтми үтсәк, язмабыз тулы булмас иде. 2010 елда узган Бөтенроссия җанисәп алу вакытында актив катнашучы буларак та танылды ул. Габдулла Тукайның 125 еллык юбилеена багышланган "Язгы тамчылар" бәйгесенең алып баручысы да ул иде. Соңгы елларда Алсу Миңнеголовага татар теле тәрбиячеләренең методик берләшмәсен җитәкләү вазифасы да йөкләнде әле.

Без, аның хезмәттәшләре, милли тәрбия бирүдәге уңышлары, милләтебезнең телен, тарихын, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Алсу Гаяз кызы Миңнеголованы "Фидакарь укытучы" исеменә лаек дип саныйбыз.
Фәридә КАДЫЙРОВА,
БМР башкарма комитеты
мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү бүлеге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса