Әлфинур Шәвәлиева иҗаты
Яшибез әле... "Әллә ниләр эшлисем килә, күңелем ярсый, бераз ятып торыйм әле, үтмәсме", - ди икән берәү. "Әзрәк ятып торыйм әле дисәм, ял итәргә өлгерми дә калам, йоклыйм да китәм", - ди икән икенчесе... Минем баштагы уйларга бу шаян сүзләрнең ни катнашы бардыр, белмим, әмма бүген шәһәр урамындагы ямь-яшел үләннәрне...
Яшибез әле...
"Әллә ниләр эшлисем килә, күңелем ярсый, бераз ятып торыйм әле, үтмәсме", - ди икән берәү. "Әзрәк ятып торыйм әле дисәм, ял итәргә өлгерми дә калам, йоклыйм да китәм", - ди икән икенчесе...
Минем баштагы уйларга бу шаян сүзләрнең ни катнашы бардыр, белмим, әмма бүген шәһәр урамындагы ямь-яшел үләннәрне чабып йөрүләрен күргәч, җәй белән хозурланырга да, җәйгә ниятләгән эшләрем күп иде - аларны башкарырга да өлгермәдем, ул узып та бара икән ләбаса дигән фикер килүгә, нигәдер кылт итеп шулар искә төште әле. Кемгә ничектер, урамдагы, күпкатлы йорт буйларындагы шул үләннәрне дырылдатып, бензин чалгысы белән чабып йөри башлауга, әйтеп аңлатып булмый торган моңсулык биләп ала үземне. Кызганыч булып китә: рәхәтләнеп үсәргә, кояш астында иркәләнергә дә өлгермәгән үләннәр-чәчәкләрне кыркып салулары җәйне көч белән куып җибәрүгә тиң кебек. Үсемлеккә дә гомер бер генә бирелә, адәм баласына да дигән фәлсәфи чагыштырулар килә уйга. Күңелем белән дә, җисемем белән дә җәйдән ләззәт алырга да өлгермәдем бит әле дигән үкенеч тә уяна кебек.
Югыйсә, һәр көннең рәхәтен-матурлыгын күзләп кенә йөрергә тырышам, аяк астындагы һәрбер яшел үләнне, аллы-гөлле вак чәчәкләрне, агач ботакларындагы яфракның һәркайсысын берәм-берәм сөеп үтәрдәй булып йөргән көннәр. Олы юл читләрендә уйдык-уйдык булып утырган зәңгәр кәрешкәләр дә, болыннардагы алсу тукранбаш утраучыкларының дулкынланып тирбәлүе дә көзләр-кышлар буена күз алдымнан китмәслек хуш манзара булып, хәтеремә уелды инде. Әле җиләкле аланнар яме, мәтрүшкәләр хуш исе, ямьле су буйлары бар бит алда, насыйп булса. Тик җәйге хозурлыкны күз белән күреп, җан белән тоеп кына бетерә торганмыни соң аны?! Кояшы да рәхәт, яңгыры да...
Тормышта да барысы да уңай булып, матур гамәлләр, күңелле вакыйгалар да өстәлсә, тагын да рәхәт инде ул. Хәерле айлар, хәерле җәйләр теләргә генә шул!
Быелгы җәй безнең үзебез өчен бик матур башланып китте, шөкер. Җәйге "сәяхәт"ләрне иремнең туган ягына - Башкортстанның Бакалы районы, Катай авылына кайтып килүдән башладык. Узган күрешүдән соң бер ел гомер үтмәгән дә кебек, авыл шул ук, тик юллары гына безнең Бөгелмә юлларына охшап, чокыр-чакырлыга, сикәлтәлеге әйләнгән. Сабан туена туры китереп кайттык. Ирем шаяртып: "Без күптән авылдан чыгып киткән кешеләр, кемне таныйбыз инде, әйдә, үзебезне күрсәтеп кайтыйк әле, булмаса", - дигән иде дә, таныйбыз икән, безне дә таныйлар икән әле, шөкер. Сабан туе гомер-бакый туган җирдән читтә гомер итүче якташларның, чордашларның очрашу урыны да бит әле ул, күп җирләрдә рәсми язылмаган закон кебек бу, менә биредә дә читтән кайтучылар шактый иде. Сыйныфташлардан кемдер килеп җилкәгә кагылуга, и-и рәхәт булып китә инде - бер дә үзгәрмәгәнбез кебек, ул да, бездә. Югыйсә, мәйданның теге башыннан күз салганда, әби дип әйтерлек апа, бабайга сан булган ир-ат килә дип карыйсың, ә якынга килеп җиткәч, "үзебезнекеләр" булып чыга... И-и китә хәл-әхвәл сорашулар, биредә күзгә чалынмаган, кайта алмаган сыйныфташлар, чордашлар турында со- рашу-белешүләр! Шунысы кызык, элегрәк очрашканда сүз: "Ни хәл? Эшләр барамы? Балалар кайда укый?" - кебегрәк сораулардан ялганып китә торган иде. Быел исә "авторитет" үстергән (түгәрәк корсаклы диюем), таза гәүдәле булып җитлеккәнме, ябык-чандыр булып калганмы, шул ук классташлар сүзне: "Кан басымы уйный, малай", - дигәннән башлый. Әйе, күңел һаман 18дә булып калса да, бер дустым әйткәндәй: "Паспортыңны ачып кара әле, 60 тирәсендә бит яшең", - дигәнгә мисал инде бу.
"Аллага шөкер, сугыш афәтен күрмәдек, тыныч заманның бәхетле балалары без", - дип үссәк тә, илдә иҗтимагый строй алышыныр дәрәҗәдәге үзгәртеп корулар, төрле социаль тетрәнүләр, кризислар заманында яшәү эзсез узмагандыр, чордашларның күбесенең, чыннан да, ни кызганыч, сәламәтлекләре ярыйсы ук какшаган. Нәкъ шул тетрәнүләр заманында ил йөген җилкәсендә тарткан буын вәкилләре бит алар. Совет чорында һәрбер эшең, һәрбер сүзең өчен үзең җавап бирәсең дип, зур җаваплылык тоеп эшләргә өйрәтелгән буын. Һәр эшне җиренә җиткереп башка рырга өйрәнгән, Ватанның чын патриотлары булып үскән, илдәге һәрбер үзгәрешне йөрәк аша уздырган буын. Шуңа чирләре дә "заманча": кемдә онкология, кемдә астма, кемдә шикәр диабеты, кемдә гипертония -барысы да стресслардан килеп чыга торган зәхмәтләр. Дөньякүләм сәясәттәге үзгәрешләр дә авылдашлар язмышына нык суккан, хәтта кайберәүләренең тыныч, матур тормышын астын-өс кә китергән дияргә дә була: сыйныфташларның берсе әнә - хәрби кеше, гомер буе Украинада хезмәт иткән, яшәгән. Хәзер исә гаиләсе белән туган иленә кайтып төпләнер өчен документлар җыеп бетерә алмый изалана. Шушы авыл чирәмендә тәгәрәп үскән, шушында укып кеше булган малай хәзер "чит ил гражданины" булып калган...
Ә менә безгә туган тиешле Фәния апа, сигезенче дистәне куып барса да, бер дә үзгәрмәгән. Сөбханалла, үз кадерен үзе белеп яши торган 35-40 яшьләрдәге ханымнарныкыдай төз гәүдәле ул. Шул гәүдәсенә карап, әле каршысына чыгып, йөзен күрмәс борын танып алдым үзен. Киң күңелле авыл халкына хас булганча, ачык йөзле инде үзе: "Сабан туе бетүгә, беркая китмисез, безгә чәй эчәргә керәсез", - ди. Халкыбызның кунакчыллыгы шуннан ук күренә инде: безне махсус чакырып, алдан әзерләнеп куйган диярсең, чәйгә дип, тыйнак кына әйтсә дә, иртүк, бәйрәм башланганчы ук ашын пешереп киткән, табагы белән ите дә, куе сөттән оеткан катыгы да табынында. Бәйрәм бит, якыннарыннан кем очраса, шуны алып кайтып сыйларга дип, баштан ук ниятләп куйган булгандыр, күрәмсең. Үзе пешергән олы түгәрәк күмәчне күкрәгенә терәп телеп куйды.
Гомер-гомергә ипекәйне үзе сала ул Фәния апа. Йортларга газ кергәч тә, олы мичен бик озак сүттермичә, ипи пешерер өчен махсус тотучы кеше дә ул булды авылда. Коръән укыталармы, никах, яисә исем кушу ашларынамы, искә алу мәҗлесләренәме - кая гына чакырсалар да, күпереп пешкән түгәрәк олы ипи күтәреп килә ул. "Фәния апа ипие" Катай кешеләре өчен авыл брендына тиң.
Менә шулай итеп, танышларны-якыннарны күреп, авыл урамнары буйлап хатирәләр яңартып, йөреп кайттык әле авылдан.
Ә икенче көнне ураза башланды. Совет чоры балалары булуыбызның шаукымы монда да сизелә: "Кем эшләми, шул ашамый" дигән социалистик принцип шулкадәр канга сеңгән ки, хәзер Рамазан аенда "ашамаска" дигән әмер бирелгән баш миендә "эшләмәскә" дигәне дә параллель кереп урнашкан, ахрысы. Монысы - дөньяви күзлектән чыгып, тупасрак итеп әйткән ярымшаярулы чагыштыру. Хәер, ямьле җәй көннәрендә дөнья ваклыклары болай да арткарак чигенә кебек бит әле ул (депутатларның да, эшләүче бөтен бәндәләрнең дә ялларын җәй көннәрендә алырга тырышулары, укучы балаларныңда каникуллары нәкъ шушы чорга билгеләнгән булу юкка түгел инде анысы). Ә ураза, чыннан да, дөнья ваклыкларыннан өстенрәк күтәрелеп карарга ярдәм итә: кешеләрнең гасабиланып, нидер хәл итәргә тырышып чабышулары да артык әһәмияткә ия түгел сыман, моңа кадәр синнән башка эш алга китә алмас кебек тоелып, гел "кысыласы" килеп, чәбәләнеп йөргән күп проблемалар да кими төшкәндәй тоела. Хәтта күрше бүлмәләрдәге хезмәттәшләр шау-гөр килеп, нидер сөйләшә, фикер уртаклаша, дөнья хәлләре турында гәпләшә башласа, ачык ишекләр аркылы колакка чалынганы гына да бер хакыйкатьне төшенергә артыгы белән җитә: никадәр буш сүз сөйләнелгәнен аңлыйсың. Ә бит башка вакытларда боларны аңлар өчен күп вакыт күңел күзе йомык була. Аллаһы Тәгалә үзе шулай эшкәртә күрәмсең, көн озын булса да, ашыйсы-эчәсе килеп тә җәфаламый, чыннан да, артык сүз дә сөйләшәсе килми, үзалдыңа тыныч кына эшеңне эшләп утыруга ни җитә. Үзгә бер дөнья, үзгә бер аерым мохит-вәзгыять хакимлек итә. Әйтерсең, ниндидер илаһи бер көч сине махсус нәфис тышча белән өретеп-төреп алган да, рухиятеңне, хиссиятеңне саклап тора, шул ук вакытта үзеңнең җисми-гамәли дөньяңны читтән күзәтеп яшәргә мөмкинлек тә бирә, параллель ике дөньямыни...
Менә шулай итеп, елның иң озын көннәрендә уразалар тоту да насыйп булды дип, эчке канәгатьләнү хисләре белән йөргән вакыт. Шундый тынычлыкны, шушы ләззәтләрне, шушы халәтне мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә насыйп ит, Раббым дип, чын күңелдән теләкләр теләп йөргән көннәр, тәравихлы төннәр, сәхәрле иртәләр, ифтарлы кичләр...
2016 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа