Көрәшбүләк бүләге мин!
Әти-әниемә мине Яңа елның ак бураннары алып килгән: 1994 елның 17 гыйнварында Көрәшбүләк авылында дөньяга аваз салганмын. Әнием, минем тавышымны беренче тапкыр ишетүгә үк: "Диктор булыр, аерым бер мәкам белән чыга тавышы", - дигән. Күрәзәче үк булмаса да, әнием ялгышмаган - Ютазы районының Каразирек урта мәктәбен тәмамлауга, Бөгелмә педагогия көллиятенә...
Томан
Иртәнге йомшак җылы җил
Яфраклар серен тыңлый.
Сөйгәнен мактый сандугач -
Бер мизгелгә дә тынмый.
Мин синең белән янәшә,
Шундый якын, илаһым!
Өзелеп көткән очрашуны
Озынайтчы, и Раббым!
Мин риза шушы минутка -
Кирәкми синсез гомер!
Бер мәлдә дөрләп кабыныйм,
Түзми бөгелсен тимер.
Әйләнәм янар учакка,
Дөнья, безгә карама!!!
Уяндым... Син янымда юк -
Ярда томан тарала...
Сирәк очрашабыз
Колагымда - назлы тавышың,
Пышылдыйлар иреннәрең:
"Чәчләрең - серле кара төн,
Җыйган исен сиреньнәрнең.
Маңгаең синең - серле тау,
Мине гел үзенә дәшә.
Ике күзең - төпсез диңгез,
Энҗе тешләр нурлар чәчә.
Магниттай тартып тора
Битеңнең чокырчыклары.
Синең кебек фәрештәне
Җуя гына күрмим тагы..."
* * *
Сискәнеп уянып китәм
Иң җылы төшендә генә...
Синең белән очрашабыз
Хәзер тик төшемдә генә.
Төшем генә булса икән
Без каршылаган алсу таң,
Бергә агызган көймәләр,
"Синсез мин юк", - диюләрең
Сихерле бер төш мәллә?
Күктә йолдыз атылганда
Тыңлау йөрәк тибешеңне,
Иртәгәдән уртак тормыш...
Минем хыял җимешеме?
Боз шикелле салкын караш,
Йөрәкне өшетә сүзең:
"Безнең юллар аерылды!"
Булса иде бары төшем!!!
Дуслык кайда?
Сүзләребез уртак иде,
Уртак иде шатлык,
Борчуларны да бүлештек,
Бергә дуслар таптык.
Аның саен якынайдык:
Уртак булды серләр.
Икеләнү-шикләнүне
Сөйлим тагын кемгә?
Һични аера алмас безне:
Әләк, кайгы, шатлык...
Бик күп нәрсә уртак иде -
...Уртак яр да таптык!
Дуслык кына юк...
Сине йоклатканда
Күк тулы йолдыз гына,
Ай йөри ялгыз гына.
Ак көмештәй ак нурым,
Әлли-бәлли, матурым.
Йомры-йомшак песием,
Күз нурым син, тәтием,
Бит очыңнан пәп итәм,
"Тәмле йокы" һәм... китәм.
Зур болын төшеңдә күр,
Миңа ал такыя үр.
Уятырмын иртән килеп:
"Бердәнберем син бит", - диеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа