Кырда үткән практика вакытында студентлар киләчәктә кирәк буласы белемне ныгыта, чыныга. Бораулау җайланмалары машинисты күп нәрсәләрне, мәсәлән, монтажлау кагыйдәләрен, бораулау җиһазының кулланышын, төзелешен һәм аның сүтеп-җыелу технологиясен, документлаштыру эшен, пневматиканы, электр техникасын, гидрологияне белергә тиеш. "Нәкъ менә практика яшь белгечләргә алган белемнәрен берләштереп эш итәргә өйрәтә. Бездә студентлар геофизикларның кырдагы эшен, тикшеренүләрне, геологик мәсьәләләрне чишү юлларын өйрәнә", - ди "ТНГ-Геосейс" җәмгыятенең 3 нче санлы сейсмопартия начальнигы Александр Сергеев.
Биредә студентларның практикасы бер атна элек башланган. "Беренче көннәрдә кыен булса да, инде күнегеп киләбез. Бораулау җайланмаларында
эшләү җиңел түгел. Җиһазлар төрледән-төрле бит. Мәсәлән, күчмәләре - тракторда йөртә торганнары да бар. Биредә укыганда алган белемеңне тормышта, эш шартларында тикшерәсең. Хәзер кабельләрне чолгау-сүтү белән шөгыльләнәбез. Көненә, кимендә, 10 километр араны җәяү үтәргә туры килә. Арыйбыз да инде, шуңа да карамастан, базада фильмнар карарга, китаплар укырга да вакытыбыз кала әле. Көллияткә укырга керергә мине дустым (ул - геофизик) үгетләде. Авылдашым булгач, тыңладым. Мин - Самара өлкәсенең Келәүле районы Чуваш Абикеевосы авылыннан. Бөгелмәдә инде - өченче елым", - дип таныштырды үзе белән Владимир Иванов.
"Әлеге һөнәрне сайлавыма һич үкенмим, - ди Рөстәм Шакиров, шулай ук көллият студенты, сүзгә кушылып. - Моңарда гына туктап калмаячакмын, югары белем алырга телим. Практика алдыннан барыбыз да борчылдык, кыен булыр дип уйлаган идек. Татарларда: "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", - диләр бит. Мин моның белән килешәм, безгә әле укырга да укырга, күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк. Ә биредә моның өчен барлык мөмкинлекләр һәм уңайлыклар бар: тәмле итеп ашаталар, яши торган вагоннарыбыз җылы, хәтта мунча да бар".
Егетләрне тыңлагач, шундый фикергә киләсең: практика - алар өчен зур сынау. Геофизикларның эше сәяхәтчеләрнеке кебек, төрле маҗараларга, романтикага, шул ук вакытта көтелмәгән хәлләргә бай. Биредә белем алып чыккан белгечләр Россия картасындагы һәр төбәктә эш тә таба алачак. Нефть, алтын чыгаруда дисеңме... Иң мөһиме, хәзер егетләргә белгечлекнең бар серләренә төшенү һәм үзләренең киләчәген билгеләү, аны "ТНГ-Групп" белән бәйләп алып бару юлларын ачарга кирәк. Алар алдында киләчәкне дөрес сайлап, алга бару максаты тора. Тормыш әле башлана гына, ә яшьләргә бары унсигез!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
(Фотолар - студентларның шәхси альбомыннан).
Рәсемнәрдә: Владимир Иванов; сулдан уңга: Сергей Макаев, Эльнар Әфләтунов һәм Рөстәм Шакиров.