Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

"Ир-егетләр тизрәк тә өйрәнә әле!" Вәлия Җиһангирова Бөгелмә халкын бәйләп акча эшләргә өйрәтә

Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Вәлия Җиһангирова кечкенәдән бияләй, оекбаш бәйләп үскән. Хәзер 54нче размерлы күлмәкләрне ике атна эчендә бәйләп кия. Бөгелмә механика заводында конструктор булып эшләгән ханым лаеклы ялга чыккач та тик утырмый. Ул бәйләгән киемнәр фабриканыкыннан берни белән дә аерылмый. Күңел җылысы кушылган булуы белән гәүдәгә җылылык, затлылык та өстәп тора әле.

– Күлмәкләр бәйли башлаганыма ун ел, шул еллар эчендә барлыгы йөздән артык күлмәк бәйләнелгән. Башта туника, кардиган, кофтлар бәйләдем, – ди Вәлия.

– Җепләр минем иң “авырткан җирем”. Күбрәк ачык төсләрне яратам. Кибеттә җепләр күрүгә башымда образ туа. Менә шуннан соң алмыйча түзмим инде. Күп вакыт инәләр белән бәйлим, шулай да берничә күлмәкне ыргак белән дә бәйләп чыктым. Үрнәкләрне интернеттан, журналлардан да алам. Берьюлы берничә төр әйбер бәйлим. Бертөрле генә бизәк һәм җептән күзләр арый, шунлыктан, бер үк вакытта күлмәк тә, кофта, оекбаш та бәйлим.

Телевизор карап ял итүне бөтенләй бушка вакыт уздыру дип саный Вәлия ханым.

–Кул эшем булмаса, мин телевизор каршысына утырмыйм да, – ди ул.

Үзенең шөгылен башкаларга да бик теләп өйрәтә. Бәйләргә өйрәнүчеләр арасында хәтта ир-егетләр дә бар икән.

– Яратып өйрәнәләр. Күзәнәк җыюдан башлап, төрле үлчәмдәге күлмәкләргә кадәр бәйләп чыгалар. Ир-егетләр тизрәк тә өйрәнә әле.

– Бәйләү эше күңелгә рәхәтлек бирсә дә, арка, кулларны ардырмыймы?

– Гел бәйләп утыргач, аркага авырлык килә инде. Арыганлыкны бетерү өчен бассейнга, фитнеска йөрергә тырышам. Шулай ук биергә бик яратам мин. Гәүдәм авырлыгы - 90 килограмм. Әмма читенсенмим, ирланд, көнчыгыш биюләрен бик яратып биим, латиннарның самба биюен дә өйрәндем. 

Ирем белән аерылышуны бик авыр кичердем, үткәрә алмам дип борчылган идем. Шул авыр көннәремдә биергә теләүчеләрне чакырып язылган белдерү укыдым да, ике дә уйлап тормыйча язылдым. Шул көннән башлап рәхәтләнеп биим. Костюмнарны үзем тегеп киям. Санаторийларда хәйрия концертларында катнашам. Башкаларга да биергә киңәш итәм, бию ул бар борчуларны да оныттыра. 

Мин икенче төркем инвалид, егерме елдан артык астма чире белән җәфаланам. Ә шөгыльләремнән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм.

Ун ел эчендә барлыгы йөздән артык күлмәк бәйләгән. Үлчәме буенча күлмәкләрдән кечерәк кием-салымнарның хисабы юк. Күлмәкләргә заказ бирүчеләр дә күп икән.

– 44ле үлчәмгә 1800 метр җеп, аның да сыйфатлысы стрейч дигәне кирәк. Стрейч булганда формасы әйбәт саклана. Һәм бәйләнгән күлмәкләрне өстәл өстенә салып киптерү кирәк, кер бавына элеп киптергәндә формасын югалта, – дип киңәш итә бәйләү остасы.

Кул эш белгәннең күңеле гел эш сорап торыр, ди бит. Вәлия апа да, шөгыленә яңа төсмер керткән. Бизәкле мендәрләр тегә башлаган. Тиктормас өлкәннәрне күреп, күңел сөенә.

Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА

Автор фотосы

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar//society/ir-egetl-r-tizr-k-t-yr-n-le-v-liya-i-angirova-b-gelm-khalkyn-b-yl-p-akcha-eshl-rg-yr-t/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса