Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Иң яхшылар – Бөгелмәдә

Агымдагы елның 27 - 28 ноябрендә "Татарстан Республикасында иң яхшы җәмәгатьчелек тәрбиячесе" дигән республика күләмендә узган бәйгегә йомгак ясалды.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Бәйгене Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе оештырды. Конкурсның максаты Татарстаныбызда балигъ булмаганнар, яшүсмерләр арасында күзәтүчесезлек, сукбайлык һәм хокук бозу очракларын булдырмау, гаилә һәм балаларның хокукларын яклауда конституцион нормаларны гамәлгә ашыру өлкәсендә һәм социаль сәясәтне камилләштерүгә ярдәм күрсәтү иде.
Бәйгедә катнашучыларның эшләре барлыгы биш номинациядә бәяләнде: "Йөрәгемне балаларга бирәм", "Уңышка юл", "Гражданлык позициясе", "Тормышка юллама", "Балалык хокукларын яклау". Быел конкурста катнаштыруны сорап 53 җәмәгатьчелек тәрбиячесеннән гариза алынган. Финалга
22 кеше чыккан.
28 ноябрьдә Казан милли мәдәният үзәгендә тантаналы шартларда җиңүчеләр һәм номинантлар игълан ителде. "Йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясендә бөгелмәле Елена Низаметдинова җиңүче дип танылды.
Е. Низаметдинова - асрамага алынган ишле балалы гаиләдә опекун, сүз уңаеннан әйткәндә, шул ук гаиләдә физик мөмкинлекләре чикле бала да үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса