Җиңү теләгем көчле
24 октябрьдә Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясендә "Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән бөек халкым бар" дигән республика конкурсы үтте. Анда Бөгелмә шәһәре Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Илвина Садриева икенче урынны яулады.
Раилә ХАФИЗОВА.
Ул Болгар һәм Казан ханлыклары, Алтын Урда, Татарстанның иң зур мәчетләре һәм дин тарихы, шулай ук мәшһүр татарларның тормыш юлы,
әдәбият һәм сәнгать өлкәсеннән сорауларга тиз һәм төгәл җавап бирде. Укучыны конкурска гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Сөнгатуллина әзерләде. Мин укытучының кичерешләрен уртаклаштым:
- Шундый сөендем! Көч биреп утыру шул буладыр инде. Берәр авыррак сорау эләксә, эсселе-суыклы булып китәм, бер сөенәм, бер көенәм. Илвина һәр сорауга үзенә-үзе ышанып җавап бирде. Иҗади биремдә нибары бер минут эчендә Тукай турында иң матур инша язды, аны сәнгатьле итеп укыды. Чаллылар конкурсның хуҗасы булмаган булса, беренче урынга да чыга иде ул. Залда утырган укытучылар да, менә әйбәт җавап бирә дип, өстенлекне аңа бирделәр.
Ә хәзер җиңүченең үзе белән сөйләшик:
- Иң борчылган чагың кайчан булды, Илвина?
- Кем беренче, кем икенче урынга чыга - шуны хәл иткәндә. Бик озак тоелды шул мизгелләр. Ут эчендә басып торган кебек булдым. Җиңү теләге миндә бик көчле иде. Җиңеп, үземне күрсәтергә теләдем. Беренче барганымны сизә идем инде. Аннары миңа икенче урын дип әйттеләр. Беренче урын - Чаллы кызында. Барыбер сөендек инде...
- Нинди сораулар авыр тоелды?
- Милли сәнгатькә кагылышлы сораулар. Рудольф Нуриев Казанда тәүге кат чыгыш ясаганда кем буларак чыгыш ясаган, дигән сорау, мәсәлән. Дирижер буларак икән. Мин күбрәк тарих темасын сайладым. Шул хакта булса, иң тиз җавап бирүче мин инде!
- Нинди яраткан шөгылең бар?
- Татар Димскәендә укыганда ук, әсәрләнеп, укытучым Сәрия апа Галләмова белән төрле конкурсларда катнаша идек. Мин сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә яратам. Яраткан шагыйрем - Сибгат Хәким. Күп укыйм. Белгәнемне бөтен нәрсәгә катыштырырга тырышам. Бу бәйгенең иҗади биремендә дә төрле өзекләр, Тукайның Сәхипҗамал Волжскаяга язган хатын, укытучыдан нәрсә ишеткәнем бар, барысын да кулландым. Аннары биергә, матур костюмнар киеп, театрда уйнарга яратам.
- Укырга кая барырга уйлыйсың?
- Казанга. Без менә төрле конкурсларга КФУга барабыз, бөек галимнәр укыган шул ак колонналы университетка аяк басу белән, шунда каласым һәм укыйсым килә башлый. Шундый тарту көче бар Казанның! Минем шунда торып, саф татарча аралашасым килә. Бөгелмәдә миңа кыенрак, яшьләр арасында татарча сөйләшүче юк, шуңа күрә деградация (түбәнгә тәгәрәү) кебегрәк килеп чыга дип борчылам. Казанга барып, чын татар мохитендә яшисем килә. Мин татар телен камилрәк белергә телим.
- Милләткә хезмәт итү турында уйлаганың бармы синең?
- Әйе. Татар теле яшәсен өчен мин түгәрәкләр оештырыр идем. Бөтен кешене чакырып, татар тарихын һәм әдәбиятын өйрәтер өчен бөтен көчемне куяр идем!
Рәсемдә: Илвина - гаиләсендә.
Җавапларыңнан без дә канәгать калдык, акыллым. Сине тыңлап, күңелебез рәхәт тапты. Гамьле яшьләребезнең барлыгы җаныбызны хушлады. Синең укудагы уңышларың, язма эшләрең, укыган китапларың белән без газета битләрендә якыннанрак танышып торырбыз. Синең кебек укуга күңелен салган алтын бәһаседәй яшьләребезне берәм-берәм барлап, сезнең тормыш юлын күзәтеп, гомернең бер мизгелен дә әрәм итми, милләткә хезмәт итүегезне күреп, ишетеп тору кирәк безгә. Төкле аягың белән син татар милли хәрәкәте сафына бастың, хуш киләсең, кардәш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа