Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Хезмәткә хөрмәт

Менә тагын бер ел тарих битләрендә калып бара. 2012 елда безнең район һәм шәһәр тормышында күп кенә кызыклы вакыйгалар булды, алар турында газета битләрендә яктыртып барырга тырыштык.

Әлбәттә, шатлыклы чаралар белән беррәттән, ни кызганыч, күңелгә тигән фаҗигаләр дә булгандыр. Нишлисең, тормыш... һәм ул дәвам итә. Ничек кенә булмасын, яшәешебез начар дип, лаф орырга ярамый, күп нәрсә үзебездән тора, ләбаса.

Шушы көннәрдә редакциябезгә тагын бер куанычлы хәбәр килеп иреште. Шәһәребездә үзенең актив гражданлык позициясе белән танылган, эшмәкәрлекне алга әйдәүче, ПСБ компанияләре төркеме генераль директоры Шамил Михәт улы Булушев 13 декабрь көнне башкалабыз Казанда ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

"Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез һәм иҗтимагый тормышта актив катнашуыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Эш сөюегез, һөнәрмәнд булуыгыз, хезмәткә иҗади мөнәсәбәтегез белән Сез әйләнә-тирәдәге кешеләр арасында олы хөрмәт казандыгыз. Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм киләчәктә дә планнарыгызның тормышка ашуын телим", - диелә Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган Рәхмәт хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса