Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Без –хәтерле

Яшәп булмый икән бу дөньяда Хәтереңне җуеп, күз яшьләрең тыеп. Авыр еллар хатирәсе калган Кайгыларны җыеп, йөрәкләрне уеп. Онытылмый һаман милләтемне Мыскыл иткәннәре, аның үткәннәре. Хәтеребездә, барсы хәтердә: Динсез иткәннәре, Себер йөрткәннәре... Явыз Иван кылган ачы кайгы Мәңгелеккә сеңгән, милләтем бит түзгән! Тагын күпме булыр бу сынаулар Милләтемә килгән, динебезгә...

Яшәп булмый икән бу дөньяда
Хәтереңне җуеп, күз яшьләрең тыеп.
Авыр еллар хатирәсе калган
Кайгыларны җыеп, йөрәкләрне уеп.


Онытылмый һаман милләтемне
Мыскыл иткәннәре, аның үткәннәре.
Хәтеребездә, барсы хәтердә:
Динсез иткәннәре, Себер йөрткәннәре...

Явыз Иван кылган ачы кайгы
Мәңгелеккә сеңгән, милләтем бит түзгән!
Тагын күпме булыр бу сынаулар
Милләтемә килгән, динебезгә тигән?

Без - хәтерле, барын хәтерлибез.
"Үткәнеңне белү кирәк!" - дия йөрәк...
Тарих битендәге ак таплар да
Ачыклана хәзер. Ныклы безнең хәтер!

Хәтер көне якынлашкан саен,
Йөрәк сыкрап елый, үткәннәрне уйлый,
Атласидай кыю ул-кызларың
Тарих кабат сыный, вакыт үзе саный.

Милләтеңә килгән сынауларны
Хәтереңдә сакла, онытма шул хакта,
Ата-бабаң канын койган җирдә
Татар исмен сакла, бирешмичә атла!

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: шигырь