Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Газетабызның баш хисапчысы юбилеен билгеләп үтте

Ямьле май уртасында хисапчыбыз Любовь Михайловна ВДОВИНАга 55 яшь тулды. Хөрмәтле Любовь Михайловна! Сезне күркәм юбилеегыз уңаеннан ихлас котлыйбыз! Тормыш сукмакларында күпне күреп, язмыш сынауларына бирешмичә, гомер бәйрәмен матур итеп каршы алу - үзе бер бәхет ул. Шул бәхетне тоеп, намус белән узган хезмәт юлыгызда ирешкән дәрәҗәдән канәгатьлек алып, гаиләгезнең...

Ямьле май уртасында хисапчыбыз Любовь Михайловна ВДОВИНАга 55 яшь тулды.


Хөрмәтле Любовь Михайловна! Сезне күркәм юбилеегыз уңаеннан ихлас котлыйбыз!
Тормыш сукмакларында күпне күреп, язмыш сынауларына бирешмичә, гомер бәйрәмен матур итеп каршы алу - үзе бер бәхет ул. Шул бәхетне тоеп, намус белән узган хезмәт юлыгызда ирешкән дәрәҗәдән канәгатьлек алып, гаиләгезнең бөтенлегенә һәм иминлегенә сөенеп, улыгыз өчен куанып һәм киләчәктә оныклар сөю шатлыкларына тиенеп, корган нигезегездә бәрәкәтле һәм тыныч тормышта яшәргә язсын Сезгә. Арытаба ныклы сәламәтлек, шатлык-куаныч тулы көннәр генә телибез. Бар ниятләрегез тормышка ашсын, бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса