Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Фатихалы юлда

Хөрмәтле хезмәттәшләр! "Бөгелмә су каналы" коллективы ярты гасырлык данлыклы хезмәт юлын үтте. Фидакарь хезмәте Бөгелмә тарихына алтын хәрефләр белән язылган эшче-хезмәткәрләр тәрбияләде. Бүген дә сез суның тәме, табигатьнең яме сагында торасыз. Бәйрәм көннәрендә үткәнне йомгаклап, киләчәкне күзаллау гадәте бар. Суүткәргечләрне сак һәм нәтиҗәле файдалану, суның чисталыгын саклау, Карабаш бистәсендә яңа...

Хөрмәтле хезмәттәшләр! "Бөгелмә су каналы" коллективы ярты гасырлык данлыклы хезмәт юлын үтте. Фидакарь хезмәте Бөгелмә тарихына алтын хәрефләр белән язылган эшче-хезмәткәрләр тәрбияләде. Бүген дә сез суның тәме, табигатьнең яме сагында торасыз.

Бәйрәм көннәрендә үткәнне йомгаклап, киләчәкне күзаллау гадәте бар. Суүткәргечләрне сак һәм нәтиҗәле файдалану, суның чисталыгын саклау, Карабаш бистәсендә яңа канализация корылмаларын сафка бастыру һәм электр энергиясен бәрәкәтле тотуны тәэмин иткән технологияләрне куллану - киләсе елларга эш юнәлешләрен мин шулай билгеләр идем.

Буыннан-буынга Сез кешеләргә хезмәт иттегез, чишмәләрдән бәргән чиста суны, тамчысын да югалтмый, йортларга юлладыгыз. Сезне бәйрәм белән котлап, гаилә бәхете, аклык-сафлык телим!
Эдуард Әсхәт улы Бадыйков,
җаваплылыгы чикләнгән "Бөгелмә су каналы"
җәмгыяте директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса