Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Электр – безнең дус

Менә бөтенебез көтеп алган җылы җәй дә килеп җитте. Беразга китап-дәфтәрләрне онытып, бала-чага рәхәтләнеп ял итәргә кереште.

Гүзәл КАШАПОВА.
Автор фотолары.
Уен белән мавыгып, күп кенә очракларда балалар электр җайланмалары да куллана. Якында гына булган трансформатор подстанцияләре, подваллардагы керү щитлары шкафлары алар өчен уен мәйданчыгына әверелергә, ә болар ахыр чиктә төрле җәрәхәтләнүләргә, иң куркынычы, фаҗигагә китерергә мөмкин.
Балаларыбыз белән менә шундый фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыятенең филиалы булган Бөгелмә электр челтәре хезмәткәрләре тарафыннан соңгы 10 ел дәвамында инде "Куркынычсыз каникуллар" акциясе уздырыла. Ел саен каникуллар чорында - балалар укуларыннан туктап, җәйге ялга киткәндә бу чара уен-танып белү формасында мәктәп яны, ялсәламәтләндерү лагерьларында, ял паркларында, шәһәребез һәм Бөгелмә электр челтәре хезмәт күрсәтә торган зонадагы башка торак пунктларның үзәк мәйданнарында үткәрелә.
Предприятиенең хезмәтне саклау белгече Гүзәл Кашапова бик аңлаешлы итеп балаларга электр энергиясенең килеп чыгышы, аның подстанцияләр аша
кулланучыларга килеп җитүе турында сөйли. Һәр йортта суыткыч, телевизор һәм компьютерлар бар, аларны эшләтү өчен, әлбәттә инде, электр энергиясе кирәк. Йортларыбызда җылы һәм барлык уңайлыклар булсын өчен кулланучыларга электр энергиясен китерү белән шөгыльләнә дә инде "Сетевая компания" ААҖнең филиалы подразделениесе булган Бөгелмә район электр челтәре предприятиесе.
Балалар белән уеннар һәм әңгәмә барышында аларга электр җайланмалары янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре өйрәтелә, балалар "шаговое напряжение"нең нәрсә икәнлегенә төшенәләр, ә мультгерой арыслан Алекс аннан каз кебек вак-вак атлап чыгып күрсәтә. Манекен-тренажер "Илюша" ярдәмендә зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәләр. Ә менә "Электричество - наш друг" темасына асфальтка рәсемнәр ясау бәйгесендә балалар бөтен фантазияләрен эшкә "җигәләр", яшь электр монтерлары эстафетасында исә алар өлкәннәргә үзләренең ничек оста эш итә белүләрен күрсәтәләр. Бәйрәм соңында барысына да Бөгелмә электр челтәре бүләкләре тапшырыла.
"Менә шушындый чаралар уздырганнан соң балалар электр энергиясенең кирәкле дә, шул ук вакытта бик куркыныч та булуын бик ачык күз алдына китерерләр дип ышанабыз һәм аларның каникуллары күңелле узсын дигән теләктә калабыз", - ди Бөгелмә район электр челтәре начальнигы Роберт Гафиятуллин.
Гомумән, предприятие белгечләре тарафыннан, балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, балалар учреждениеләре янындагы һәм алар өчен уеннар уздырыла торган җәмәгать урыннарындагы электр җайланмалары торышы даими тикшереп торыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса