Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Дуслык белән һәрчак көчле без

Без һәрвакыт бердәм гаилә кебек дус һәм тату яшәдек.

Төрле милләт  халыкларының гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итәбез. Бөгелмә шәһәре Халыклар дуслыгы китапханәсенең эшчәнлеге моның ачык дәлиле булып тора. Аның хезмәткәрләре Башкортстан Республикасының Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханә тарафыннан оештырылган Мостай Кәримнең әдәби мирасын алга этәрү буенча үткәрелә торган халыкара китапханә проектлары бәйгесеннән читтә калмады.

3 октябрьдә Уфада Башкортстан Республикасының халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган “Мостай укулары” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциянең максаты - Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең әдәби һәм фәлсәфи иҗаты, аның әсәрләренең дөнья, Россия һәм төбәк мәдәни-тарихи процесслары контекстындагы әһәмияте, Мостай Кәрим иҗатының хәзерге заман мәгариф һәм мәдәни киңлегендә тоткан урыны һәм роле турында фикер алышу.

Әлеге конференция кысаларында, китапханә проектларының М. Кәримнең әдәби мирасын алга этәрү буенча халыкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Татарстаныбызның җиңүчеләр исемлегендә булуын билгеләп үтү күңелле.

“Мостай Кәримнең тормыш формуласы” проектын әзерләгән Бөгелмә шәһәре Халыклар дуслыгы китапханәсе хезмәткәре Айсылу Нуретдинова “Мәңгелек туган ягым!” номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды.

“Әтием өчен иң кадерле һөнәрләр укытучы һәм китапханәче булды. Әдәбиятны, китапны яратучы кешеләр тәрбияләгән китапханәләргә зур рәхмәт. Гаиләбездә һәрвакыт китаплар күп иде, ләкин без китапханәгә дә йөрдек әле. Бүген безне интернет кына түгел, аралашу зарурлыгы да бәйли”, — диде шагыйрьнең кызы Әлфия Кәримова.

 

Элеонора ХӘБИБУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса