Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Бөгелмәлеләр “Удмуртия Кубогы - 2020” II Бөтенроссия конкурс программасы җиңүчеләре

Узган ял көннәрендә Удмуртия башкаласында барлык бию юнәлешләре буенча “Удмуртия Кубогы - 2020” II Бөтенроссия конкурс программасы узды.

Бию бәйрәменә Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән: Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск, Пермь, Самара, Киров, Татарстан һәм, әлбәттә, Удмуртиядән коллективлар һәм аерым башкаручылар җыелды. Конкурста төрле бию юнәлешләре тәкъдим ителде: дөнья халыклары биюләре, Россия халыклары биюләре, ориенталь, трайбл, һинд биюләре, заманча биюләр һәм хәтта яшьләр арасында иң яраткан К-рор. Бию белән мавыгучы кешеләр конкурс призларына ярышып кына калмыйча, яңа иҗади элемтәләр булдыру, бию һәм чыгышлар өчен продукция сатып алу, танылган башкаручылар һәм хореографларның мастер-классларына бару мөмкинлегенә дә ия булдылар.

Татар мәдәният үзәге муниципаль бюджет учреждениесенең Васанта Һинд биюе халык коллективы (җитәкчесе Светлана Гусарова) Бөгелмәне бу масштаблы конкурста уңышлы гына тәкъдим итте. Һинд халык биюләре – төркемнәре һәм Болливуд – кече төркемнәр номинацияләрендә безнең кызлар 1 нче урынны алды. Ә бөтен конкурс нәтиҗәләре буенча судьялар безнең коллективка төп бүләк – Һинд биюләредисциплинасында Удмуртия кубогын бирергә карар кылдылар.  Безнең васанточкаларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Р. НӘҖМИЕВА,

“Татар мәдәният үзәге” МБУ сәнгать җитәкчесе

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса