Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Бөгелмәлеләр "Безнең йортыбыз – Татарстан" дигән концерта катнаштылар

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан башкалабыз Казанда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында "Безнең йортыбыз - Татарстан" дип аталган республика этнокультура фестиваленың гала-концерты узды. Мәдәни чараның максаты Татарстан территориясендә яши торган халыкларның бердәмлеген ныгыту, рухи яктан бер-берен баету, республикабыздагы күпмилләтле мәдәниятне саклау, үстерү һәм популярлаштыру иде. Гала-концертка республиканың...

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан башкалабыз Казанда Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында "Безнең йортыбыз - Татарстан" дип аталган республика этнокультура фестиваленың гала-концерты узды. Мәдәни чараның максаты Татарстан территориясендә яши торган халыкларның бердәмлеген ныгыту, рухи яктан бер-берен баету, республикабыздагы күпмилләтле мәдәниятне саклау, үстерү һәм популярлаштыру иде.

Гала-концертка республиканың барлык районнарыннан иң яхшы иҗат коллективлары чакырылган иде. Фестивальдә катнашу хокукын коллективлар сентябрь һәм октябрь айларында муниципаль һәм зона сайлап алу турларын узып яуладылар.Фестивальдә барлыгы меңнән артык кеше катнашты.

Бөгелмә муниципаль районыннан концертта Кече Бөгелмә авыл мәдәният йортының "Околица" халык вокаль ансамбле һәм Наратлы авыл мәдәният йортыннан "Шузем" фольклор ансамбле катнаштылар. Фестивальдә катнашкан һәр коллектив "Безнең йортыбыз - Татарстан" республика этнокультура фестивале лауреаты Дипломы белән бүләкләнде.

Елена ӘБДЕЛМАНОВА,

"Үзәкләштерелгән район клублар системасы"ның

методика бүлеге мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса