Бөгелмәдә "ЭКОяз-2019 " конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Безнекеләр

Бөгелмәдә "ЭКОяз-2019 " конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «ЭКОяз-2019» конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында, экологик агарту чараларын үткәрү максатыннан, «ЭКОяз» республика конкурсы үткәрелде.

Конкурс 2 этапта узды. Беренчесе - район дәрәҗәсендә. Район этабында җиңүчеләр акциянең икенче этабына - Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына юлланды. Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде.

"Экомәктәп" номинациясендә 3нче мәктәп җиңү яулады. Бүләкне уку йорты директоры Галина Дуловага тапшырдылар. "Экосадик" номинациясендә - 37нче балалар бакчасы җитәкчесе - Резидә Гыйльметдинова. "Эко-предприятие" дип "ТНГ-Групп" ҖЧҖ компаниясе танылды.

Мэрия матбугат хезмәте материалы һәм  фотосы