Бөгелмәдә Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгына багышланган зур бәйрәм концерты узды
Бөгелмәдә Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгына багышланган зур бәйрәм концерты узды. Бу тантаналы чара тарихта яңа дәвернең башлангычы булып торган олуг вакыйгаларны искә алу иде. Сәнгать, әдәбият, мәгариф, тәрбия, тынычлык һәм куркынычсызлык - бу өлкәләр дә, социаль һәм сәяси тормыш та, 1917 ел октябре алып килгән яңа идеалларга йөз тотып...
Бөгелмәдә Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгына багышланган зур бәйрәм концерты узды.
Бу тантаналы чара тарихта яңа дәвернең башлангычы булып торган олуг вакыйгаларны искә алу иде. Сәнгать, әдәбият, мәгариф, тәрбия, тынычлык һәм куркынычсызлык - бу өлкәләр дә, социаль һәм сәяси тормыш та, 1917 ел октябре алып килгән яңа идеалларга йөз тотып яши башлады.
- Совет власте наданлыкны, эшсезлекне, балалар сукбайлыгын бетереп кенә калмады, ә куәтле промышленность, фәнни-техник база да булдырды. Нәкъ шул нигез һәм омтылыш халкыбызга Бөек Ватан сугышында җиңеп чыгарга, беренче булып галәмгә очарга, бүген дә дәүләтебезнең иминлеген, бәйсезлеген саклап торырлык атом-төш коралын державаның калканы итәргә мөмкнлек бирде, - дип билгеләп үтте Бөгелмзә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова үз чыгышында.
Бу тантаналы кичәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, КПРФның Татарстан региональ бүлеге икенче секретаре Артём прокофьев, КПРФның Бөгелмә бүлеге секретаре Валерий Натальин катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа