Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Бөгелмә сөт комбинаты - товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне иң яхшы башкаручылар рәтендә

Казан Ратушасында «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре - 2019» конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

Конкурс лауреатларына дипломнарны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм башка рәсми затлар тапшырды.

Конкурс нәтиҗәләре шуны раслый: республикада импортны алыштыру буенча актив эш алып барыла, инновацион проектлар гамәлгә кертелә, продукциянең яңа югары сыйфатлы төрләрен җитештерү үзләштерелә, кирәкле хезмәтләр өлкәсе үсә. "Бөгелмә сөт комбинаты" ҖЧҖ "Сыр Голландский" өчен азык-төлек товарлары номинациясендә Лауреат дипломы белән бүләкләнде. I дәрәҗә дипломнарга "Сыр плавленый пастообразный с ароматом Сливок" һәм "Простокваша мечниковская" лаек булды.

Конкурста тәкъдим ителгән продукция "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре - 2019" каталогына керде, ул Татарстан АССРны бәйрәм итүнең 100 еллыгына багышланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса