Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Бөгелмә районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Солдатка хат” бәйгесе уздырыла

Бөгелмә үзәк китапханәсе, хәрби комиссариат белән берлектә һәм "Бөгелмә авазы", "Бугульминская газета" редакцияләре ярдәме белән, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Солдатка хат" дип аталган бәйге оештыра. Бәйге 1 марттан 15 апрельгә кадәр, катнашучыларның яшь үзенчәлекләренә карап, өч категориядә: 7 - 10, 11 - 14, 15 - 18 яшьлекләр...

Бөгелмә үзәк китапханәсе, хәрби комиссариат белән берлектә һәм "Бөгелмә авазы", "Бугульминская газета" редакцияләре ярдәме белән, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Солдатка хат" дип аталган бәйге оештыра.

Бәйге 1 марттан 15 апрельгә кадәр, катнашучыларның яшь үзенчәлекләренә карап, өч категориядә: 7 - 10, 11 - 14, 15 - 18 яшьлекләр арасында узачак.

Конкурста катнашу өчен татар, яисә рус телендә язылган бер иҗади эш кабул ителә. Ул бүгенге бала яки яшүсмернең фронттагы солдатка, концлагерьдагы тоткынга, партизан отряды сугышчысына атап язылган хаты рәвешендә булырга тиеш. Адресатның хат язучы белән туганлык бәйләнеше булса да ярый, шулай ук сугыш еллары вакыйгаларында катнашкан бөтенләй таныш булмаган кешегә атап язылган булуы да хуплана. Хатта (иҗади хезмәттә) сугыш вакыйгаларына, халкыбызның каһарманлыгына карата хат язучының шәхсән үз карашы чагылыш табарга тиеш.

Иң яхшы дип табылган хатлар "Бөгелмә авазы", "Бугульминская газета" битләрендә басылачак. Бәйсез жюри тарафыннан ачыкланачак җиңүчеләргә "Җирлекара үзәк китапханә" Дипломнары, хәрби комиссариатның Рәхмәт хатлары, истәлеккә бүләкләр тапшырылачак. Бәйге йомгаклары китапханә сайтлары һәм газеталар аша хәбәр ителәчәк. Әлеге бәйгедә катнашу газиз Ватаныбызның бөек тарихына карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү, патриотлык, милли горурлык, Ватан өчен җаваплылык хисләреңне күрсәтү, шул ук вакытта иҗади мөмкинлекләреңне ачыклау өчен дә менә дигән юллар ача.

Конкурсның шартлары белән "МЦБ" муниципаль учреждениесе сайтында, яисә 6-86-95 телефоны аша белешергә була.

Иҗади хезмәтләр эш көннәрендә сәгать 8дән 17 сәгатькә кадәр язмача, яисә электрон вариантта түбәндәге адреста кабул ителә: Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамы, 14 нче йорт., Үзәк китапханәнең яшьләр бүлеге. Электрон адрес: metod-bug@rambler.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса