Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Бөгелмә “Балкыш” җәмгыятенә - 20 ел

Җәмгыятьнең 20 еллык тарихы 2015 елда фәнни-җитештерү предприятиесе булган "Балкыш" җәмгыятенә 20 ел тула. Җылылык энергетикасы базарында җаваплылыгы чикләнгән "Балкыш" җәмгыяте 1995 елдан билгеле. Шушы вакыт эчендә оешма зур тәҗрибә туплаган, заманча технологияле яңа җитештерү базасы булдырган. Ул 20 ел дәвамында котельныйларны, газ белән ягылучы мичләрне төзекләндерү, пар казаннарын су...

Эшнең башы гына авыр
- Хәмзә әфәнде, әйтегез әле, сезнең шәхси оешмагыз ничегрәк оешып китте? Минем аңлавымча, "Балкыш" шактый катлаулы заманда - үзгәртеп корулар чорында формалашкан...
- Әйе, ялгышмыйсыз. "Балкыш" иң авыр вакытларда аякка басты. Ул чорда халык кая барып бәрелергә белми йөри иде, илдәге үзгәртеп корулар, шул рәвешле, күпләрнең язмышын үзгәртте һәм шул ук вакытта минекен дә. Мин үзем энергетик, күп еллар Бөгелмә механика заводында баш энергетик булып эшләдем, аннары эшмәкәрлеккә таба юл алдым. Уңышсыз килеп чыккан адымнардан соң, үз предприятиемне ачып җибәрдем.
- Бу җиңел эш булмагандыр, бигрәк тә ул елларда. Бүгенге көндә дә эшмәкәр булып китү гади эш түгел бит?
- Әлбәттә. Шунысын әйтеп китәм, ул елларда бизнесмен булып китү җиңелрәк иде. Мәсәлән, салым инспекциясендә ялгышлыкларны күреп алсалар, безгә хәбәр итәләр дә тиз арада ул ялгышлыкларны төзәтә идек, хәзер штраф салалар. Ул заманда кешелеклелек сыйфатлары халыкта күбрәк иде. Барысына яңабаштан өйрәнергә туры килде, документларны хокукый рәвештә формалаштыру кирәк бит, аның өчен икътисади һәм юридик сорауларны үзебез чиштек (киңәшләшер кеше юк иде). Компьютерда эшләргә өйрәндек. Хезмәт хакын, акча булмау сәбәпле, ризыклата: сыр, тавык ите, йомырка белән түләгән чаклар да булды, билгеле. 20 ел эчендә дөнья шуның кадәр үзгәрде ки, җир белән күк арасы, без хәзер бөтенләй башка заманда яшибез.
- Бүгенге көндә оешма ничегрәк эш итә? Нинди мәсьәләләр чишәсез?
- 20 ел эчендә, тагын шуны әйтәм, дөнья үзгәргән кебек, безнең оешмабыз да үзгәрде, зурайды, киңәйде. Бүгенге көндә "Балкыш" җәмгыятендә 70кә якын белгеч эшли. Без зур гаилә булып яшибез. Яңадан-яңа проектлар төзибез, һәр нәрсәнең төбенә төшеп, нечкәлекләрен күздә тотып эш итәбез. Коллективның күмәклеге, оешып, тырыш эшләве нәтиҗәсендә, без югары дәрәҗәләргә ирештек. Хәзерге вакытта биналарда җылылыкның сакланышын тикшерәбез. Бүлмәләрдә суыклык җылылык җитмәүдән генә дә булмаска мөмкин. Сәбәпләре шактый: стеналар юка булырга яки тәрәзәләр суык үткәрергә мөмкин бит. Без, шул рәвешле, энергоаудит үткәреп, әлеге сәбәп-ләрне ачыклыйбыз һәм аларны төзәтү өчен эшлибез, "тепловизион" тикшерү үткәрәбез. Нәтиҗәдә, бина җылына һәм бу эш энергоресурсларны киметүгә китерә.
- Коллективыгыз турында сүз чыккач, шуны төпченеп үтәсе килә. Хәзер бит күп җирдә кадрлар кытлыгы кичерәләр. Сездә кемнәр эшли, яшьләр бармы? Югары белемгә өстенлек бирәсезме?
- Бездә төрле белемле кешеләр эшли. Ләкин уңышка ирешүдә бу киртә түгел, киресенчә, төрле дәрәҗәдәге белеме булган кешеләр тырышлыгы гына предприятиене алга илтә дип уйлыйм. Безнең өчен фәнни дәрәҗәле кадр да, гади слесарь да бердәй кадерле. Мин кешеләрне акылларына, тәҗрибәләренә карап сайлыйм. Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый бит, эшеннән күреп аласың. Бездә бүгенге көн эшен иртәгәгә калдыру юк, андыйларның эше беркайчан да бетми бит ул. Шундый таләпләрне үти алган белгечләр белән мин горурланам хәтта. Форсаттан файдаланып, Хәмзә Габдрахманов, Фәрит Шәфиев, Сергей Селютин, Әсфән Латыйпов, Людмила Ярмоленко, Рушания Насыйпова, Кадрия Галимова, Илшат Әхмәтов, Наил Шәфиев, Айрат Сәфиев исемнәрен атап үтәсем килә.
Ә яшьләргә килгәндә, коллективыбызның 50 процентын тәшкил итә алар. Бездә тулы социаль пакет бирелә, уртача хезмәт хакы - 25 мең cум. Бер сүз белән әйткәндә, коллектив өчен барлык уңайлыкларны тудырырга тырышабыз. Бинабызда хәтта ике спорт залы бар. Гимнастик залда төрле заманча спорт җиһазлары куелган. Аларда өстәл теннисы ярышлары, турнирлар уздырабыз. Көчтән килгәнчә, һәр кешегә ярдәм итәбез. Мәсәлән, слесарь булып эшләүче Илшат Әхмәтовка (ул 3 бала тәрбияләп үстерә) оешманың юбилеен уздыру тантанасында фатир ачкычы тапшырырга ниятлибез. Оешмабызда һөнәр ягыннан беренче адымнарын ясаган яшьләрнең күбесе хәзер "ТатНИПИнефть" институтында, "Климат-сервис" җәмгыятендә һәм башка оешмаларда эшли, Казанга китүчеләр дә бар. Алар һәрдаим безгә рәхмәтләрен укыйлар.
- Ишетүемчә, сез яшьләр эшләре буенча иҗтимагый совет әгъзасы да...
- Әйе, инде өченче ел шушы вазифаны башкарып киләм һәм уңышлы дип уйлыйм. Киләчәктә яңа идеяләрне тормышка ашырырга ниятлибез.
- Сер булмаса, ул турыда әйтмәссезме?
- Сер түгел, Бөгелмәдә "Балкыш" базасы нигезендә "Балаларның җитештерү һәм күңел ачу үзәге"н ачарга планлаштырабыз. Ул балаларның моторикасын үстерүгә, динамостатогидравлик күнегүләр системасы кертүгә юнәлтелгән булачак.
- Алайса, предприятиенең киләчәге бар инде. Икътисади авыр елларда да шул рәвешле эшләгәч...
- Әлбәттә...
- Дәвамлы эш хәерле була дип әйтәләр халыкта, уңышлар юлдаш булсын үзегезгә. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш - Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Фотолар - "Балкыш" җәмгыяте архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса