Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Ләйсән турында – Ләйсән

Бу язмам күпсанлы газета укучы­­ларыбызның кызыксынулы сорауларына бәйле дияр идем.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

Бер көнне Татар мәдәният үзәге хез­мәткәре Эдуард Гафиятуллин: "Кара әле, Ләйсән, әллә син, миңа да әйтмичә, фамилияңне үзгәрттеңме? Газета битләрендә Зәй­нуллина фамилия­се белән дә чыга башладың бит", - ди елмаеп. Ә күптән түгел җәмәгатьчелек хәбәрчебез Мө­бәширә апа Шәрәфетдинова редакциягә килгәч, газета мөхәррире урынбасары Әлфинур Шәвәлиевага: "Ләйсән Вилданова Зәйнуллина псевдонимы белән язмыймыни ул? Мин аларны бер кеше дип торам бит", - дип сөйләп киткәч, аннары Ләйсәнебез белән танышырга махсус килгәч, хезмәттәшләребез белән тагын бер кат җыелышып көлештек. Юк, бер бүлмәдә утырсак та, икебез бер авыл кызлары булсак та, икебез ике Ләйсән без. Калган газета укучыларыбызны аның белән бүген шәхсән үзем таныштырыйм әле.

Ләйсән Риваль кызы Зәйнуллина 1989 ел­­­ның алтын көз аенда Бөгелмә ра­й­онының чын татар авылларының берсе булган Татар Димскәендә туып, үсә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 2006 елда, шәһәр хакимияте юлламасы белән, Казан федераль университетының журналистика факультетына укырга керә. Укуын уңышлы тәмамлап, 2011 елның җәй аенда "Бөгелмә авазы" редакциясенә эшкә кайтты. Кечкенә чактан журналист булып эшләү теләге уена да кереп карамаса да, бу һөнәрне сайлавына сөенеп туя алмый. "Эшем бик ошый. Көн саен үзем өчен ниндидер яңа мәгълүмат алам, яңа танышлар табам", - ди ул үзе. "Бөгелмә авазы" газетасы иҗат төркеменә килеп эләгүе өчен дә чиксез шат. Редакциядә эшләүче изге уйлы, күркәм хезмәткәрләр - аның иң тугрылыклы сердәшчеләре, дуслары, укытучылары.

Ләйсән яшьтәшләренә һәм өлкән­нәргә карата гадел, һәрвакыт ярдәм итәргә һәм булышырга әзер.

Хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы белән аерылып тора. Шат күңелле Ләй­сән газета битләрендә Бөгелмәдә һәм башка районнарда уңышлы эшләп килүче төрле оешма, җәмгыятьләрнең эшчәнлекләрен яктырта, күренекле кешеләр белән әңгәмәләр кора, кирәк икән, хакимият бинасында, төрле җәмгыятьләрдә һәрдаим үтә торган "түгәрәк өстәл"ләрдә, видеокиңәшмәләрдә катнаша.

Хәер, аның эш нәтиҗәләрен, уңышла­рын газета битләрендә үзегез дә күреп торасыз инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: корреспондент бәгелмә авазы