Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Абруй-хөрмәткә ия ул

Яшәү яме - кешеләргә шатлык китерә алсаң, Соңгы сулышыңа кадәр кеше булып калалсаң, Яшәү яме - ил-җиреңдә абруй-хөрмәт яуласаң, Гомернең Ходай бүләге икәнлеген аңласаң...

Иң изге теләкләр белән,
Назимә ФӘТХУЛЛИНА.
Бөгелмә шәһәре.

Шагыйрь Фәнәвис Дәү­ләтбаевның бу шигъриюл­­­­лары нәкъ безнең Хафизә Мәхүм кызы Сәетова кебекләргә атап язылгандыр кебек.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хафизә ханым Сәетова (әйтергә генә ансат, тиздән - 2012 елның 3 гыйнварында үзенә 90 яшь тула) шәһәребездә бик тә уңышлы эшләүче "Дуслык" клубының чишмә башында торды, озак еллар "Мәгърифәт" ветераннар клубын җитәкләде. Яшьлегендә бик зур авырлыклар күргән, сугыш чорында - госпитальдә, аннары яшь буынга тәрбия бирү өлкәсендә эшләгән. Әмма бервакытта да бирешмәгән, кыенлыклар алдында бөге­леп төшмәгән ул.

Без, "Мәгърифәт" клубы әгъзалары, аның миһер­банлы булуына, кеше кайгысын үзенекедәй кабул итә белүенә, аларга карата булган игътибарына һәрчак шаккатабыз. Ул безнең өчен үрнәк булып тора. Өлкән яшьтә булуына да карамастан, ветераннар өчен төрледән-төрле очрашулар, кичәләр, клуб әгъзаларының юбилейларын уздырды ул.

Бүген дә Хафизә апа зур планнар белән яши әле. Ходай үзен сәламәтлектән аермасын, дөньялар тыныч булып, алдагы көннәребездә дә бергәләп яшәргә һәм эшләргә язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: шигырь