Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Яшьләргә – дөрес юнәлеш

Бөгелмә районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, 2011 елда җөмһүриятебезнең муниципаль китапханәләре арасында уздырылган бәйгеләрдә актив катнашканы өчен, "Республика яшүсмерләр китапханәсе" Татарстан дәүләт бюджет мәдәният оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ТР Мәдәният министрлыгы һәм республика китапханәсе оештырган "Минем китапханәм" һәм "Сәламәт яшәү - стиль" бәйгеләре яшьләрне укуга җәлеп итү, китапның абруен күтәрү, яшьләр арасында сәламәт яшәүне пропагандалау, китапханәнең мәгълүмати һәм реклама эшчәнлеген активлаштыру, китапханәче һөнәренең дәрәҗәсен арттыру максатында оештырылган иде.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры И.Касыймов исеменә "Республика яшүсмерләр китапханәсе" Татарстан дәүләт бюджет мәдәният оешмасы директоры Н.Вәлиуллинадан хат килде: "Районда мәдәниятне һәм шул исәптән китапханәләр челтәрен үстерүгә Сез шәхсән һәм райондагы органнар үзе-гездән зур өлеш кертәсез. Сез җи-тәкчелек иткән районда китапханәләр киләчәктә дә үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә максатчан, нәтиҗәле эш алып барырлар, Яшьләр белән эшләү формаларын һәм алымнарын тагын да камилләштерерләр", - диелә хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Китапханә Минем китапханәм Сәламәт яшәү – стиль пропаганда