Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Асыл егетләребез бар

Татар мәдәният үзәгендә Традициягә әйләнгән “Егет солтаны” бәйгесе быел да бик матур узды.

Шунысы  куанычлы:  сәхнә  өчен генә  тугандай  чибәр, төз, уңган, булган егетләребез – бишесе дә татар телендә татар радиосы  дикторы дәрәҗәсендә  сөйләшәләр. Күңелләрдә  сөенеч  артты: менә  бит,  үзебезнең татар егетләре туган телләрендә ни дәрәҗәдә камил итеп  сөйләшәләр!  21 февраль  “Туган  тел” бәйрәме  дә  бит  әле. Әлеге  бәйрәмгә  бик  зур  бүләк  булды  бу.

Афәрин, егетләр! Бәйгегә  килгәндә, аның  нәтиҗәләре  болай  булды:  Мактаулы “Егет  солтаны”  исеменә  лицей-интернат  укучысы Илдар  Сафин лаек булды! Милләтпәрвәр номинациясендә  җиңүче, Татар Димскәе егете  Илнар  Шакиров  булды.  “Тамашачы  күңеленә  хуш  килүче”  егетебез 1нче  мәктәп  егете Азат Һидиятуллин  булды. “Баһадир егет”ебез – Айрат  Фәтхетдинов (4нче  мәктәптән), “Талант  иясе” – Илсин  Гыйззатуллин –Карабаш  егете. 

Жюри  әгъзаларына  эш  бик  четрекле  булып  чыкты,  чөнки  егетләр  барысы  да  ныклы  әзерлек  белән килгәннәр  һәм  балларда  әллә  ни  зур  аерма  булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса