Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Афәрин, Наталья!

1 октябрь көнне Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсендә, Халыкара Өлкәннәр көненә багышлап, машина белән идарә итү осталыгы буенча V Республика бәйгесе узды.

Ә. Шәвәлиева әзерләде.

Беренче тапкыр мондый ярышлар 2011 елда уздырылган иде. Анда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе ветераннары катнашкан иде. 2012 елдан бәйгенең беренче этаплары шәһәрләрдә һәм районнарда узып, җиңүчеләр Казанда оештырыла торган финал ярышларында катнаша башлады.
Исегезгә төшерәбез, ярышларда "В" категорияле транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булган, 60 яшьтән узган ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар осталыкларын күрсәтә ала.
Бәйгенең максаты - тәҗрибәле машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга җәлеп итү.
Быел финал ярышларында 42 кеше катнашты. Алар билгеле бер вакыт кысаларында махсус күнегүләр башкарып, җиңел машина белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр; шулай ук "Юл йөрү кагыйдәләре"н ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен теоретик яктан да расладылар.
Ир-атлар белән хатын-кызлар арасында җиңүчеләр аерым билгеләнде.
Хатын-кызлар арасында Бөгелмә районы вәкиле Наталья Березовская 1 нче урынны яулады. 2 нче урында Лаеш районыннан - Розалия Вәлиуллина, 3 нче урында - Буа районыннан Хаҗирә Кәлимуллина.
Ир-атлар арасында беренче өч урынны Казаннан Эльфак Мифтахов, Әлмәт районыннан Вальмер Гыйльманов, Түбән Камадан Юрий Посыпкин бүлештеләр.
Җиңүчеләргә премияләр, кубоклар, медалҗ һәм дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса