Афәрин, егетләр!
12 - 14 февральдә Владимир шәһәрендә начар ишетүче яшь көрәшчеләр арасында грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге ярышлары булып узды. Составы, нигездә, Бөгелмәнең яшь көрәшчеләреннән торган Татарстан командасы, мәскәүләрне генә алга уздырып,II урынны яулады. III урында - Саха-Якутия командасы.Шәхси беренчелектә 120 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Ильяр Сафин өченче тапкыр Россия чемпионы...
12 - 14 февральдә Владимир шәһәрендә начар ишетүче яшь көрәшчеләр арасында грек-рим көрәше буенча Россия беренчелеге ярышлары булып узды.
Составы, нигездә, Бөгелмәнең яшь көрәшчеләреннән торган Татарстан командасы, мәскәүләрне генә алга уздырып,II урынны яулады. III урында - Саха-Якутия командасы.Шәхси беренчелектә 120 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Ильяр Сафин өченче тапкыр Россия чемпионы булды. Ленур Абдуллин - II, Рим Зиннуров III урыннарны алуга иреште.Россиянең атказанган тренеры Рәис Садыйков кул астында шөгыльләнүче бу егетләрнең өчесе дә Россия җыелма командасы составына кертелде һәм алар май аенда Тегеран шәһәрендә узачак Дөнья чемпионатына әзерләнә башлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа