Бергә булыйк, бердәм булыйк! 33 нче "Алчәчәк" балалар бакчасында Ха-лыклар бердәмлеге көненә багышланган бәй-рәм чаралары узды. Нәниләребез Россия һәм Татарстанның символикалары турында шигырьләр укыдылар, горурланып, гимннарны тыңладылар, татар һәм рус халкы уеннарын уйнадылар. Әти-әниләребез дә бу бәйрәмнән читтә калмады - балалары белән бергә өйдә рәсемнәр, төрле эшләнмәләр әзерләделәр. Аларның иҗат...
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
33 нче "Алчәчәк" балалар бакчасында Ха-лыклар бердәмлеге көненә багышланган бәй-рәм чаралары узды.
Нәниләребез Россия һәм Татарстанның символикалары турында шигырьләр укыдылар, горурланып, гимннарны тыңладылар, татар һәм рус халкы уеннарын уйнадылар.
Әти-әниләребез дә бу бәйрәмнән читтә калмады - балалары белән бергә өйдә рәсемнәр, төрле эшләнмәләр әзерләделәр. Аларның иҗат җимешләреннән торган күргәзмә музыка залында оештырылды.
Бәйрәмне йомгаклап, кечкенә артистларыбыз "Минем туган җирем" җырына флешмоб биеделәр.
Лениза Мустаева,
өлкән тәрбияче.