Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

28 октябрь көнне кадетлар интернат-мәктәбендә волейбол ярышлары булып узды

28 октябрь көнне Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге кадетлар интернат-мәктәбендә балалар бакчалары командалары арасында волейбол ярышлары булып узды. Командалар ярышка бик ныклап әзерләнеп килгәннәр иде. 20нче "Ладушки" балалар бакчасы "Бердәмлек" командасы да алдан хәзерлек күрде - без 1 нче мәктәп спорт залына тренировкаларга йөрдек. Алай гына да түгел, мәктәп...

28 октябрь көнне Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин исемендәге кадетлар интернат-мәктәбендә балалар бакчалары командалары арасында волейбол ярышлары булып узды. Командалар ярышка бик ныклап әзерләнеп килгәннәр иде.

20нче "Ладушки" балалар бакчасы "Бердәмлек" командасы да алдан хәзерлек күрде - без 1 нче мәктәп спорт залына тренировкаларга йөрдек. Алай гына да түгел, мәктәп тренеры Владимир Петрович Ратников уен өчен волейбол тубы белән тәэмин итте. Шушы туп безнең команда өчен бик БӘХЕТЛЕ ТУП булды, җиңү алып килде. Яңа гына табадан төшкән команда өчен бу җиңү, унбер команда арасында, өченче урын булуга карамастан, бик зур казаныш булды.

Команда капитаны буларак, волейболчы кызларга: музыка җитәкчесе Марина Костинага; тәрбиячеләр: Гөлнара Тәминдарова, Татьяна Степанищева, Елена Елисеевага; тәрбияче ярдәмчеләре: Екатерина Тояшева, Елена Булгаковага зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Афәрин, кызлар!

Ә тагын командабыз исеменнән турнир судьялары: Валерий Кононов, Андрей Синяшинга, кадет интернат-мәктәбе директоры Анатолий Сергеевка, 1нче мәктәп директоры Алексей Кузнецовка Киләчәк ярышларда да һәркемгә чын күңелдән уңышлар телим!

Һәрчак шулай бердәм булыйк, бергә булыйк!

Алсу МИҢНЕГОЛОВА,

20нче "Ладушки" балалар бакчасы "Бердәмлек" командасы капитаны, татар теле тәрбиячесе .

Галия Зөлфибаева фотосы.

Беренче рәттә уңнан сулга басканнар: Тояшева Е.Ю., Кононов В.И., Синяшин А.А., Степанищева Т.В., Булгакова Е.В.. Икенче рәттә уңнан сулга: Таминдарова Г.А., Минегулова А.Г., Костина М.С..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса