Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

20 нче «Ладушки» балалар бакчасының рус тәрбиячеләре арасында конкрус үтте

Җиңү өстенә җиңү! Әле, күптән түгел генә 20 нче «Ладушки» балалар бакчасының рус тәрбиячеләре арасында үткән «Я говорю и работаю на татарском» дип аталган бәйгедә беренче урынны яулаган Светлана Сергеевна Гардеевага муниципаль бәйгедә узган ярышта мактаулы өченче урынга лаек булды. Беренче турга Бөгелмә районы балалар бакчаларыннан утыз ике тәрбияче гариза...

Җиңү өстенә җиңү!

Әле, күптән түгел генә 20 нче «Ладушки» балалар бакчасының рус тәрбиячеләре арасында үткән «Я говорю и работаю на татарском» дип аталган бәйгедә беренче урынны яулаган Светлана Сергеевна Гардеевага муниципаль бәйгедә узган ярышта мактаулы өченче урынга лаек булды. Беренче турга Бөгелмә районы балалар бакчаларыннан утыз ике тәрбияче гариза биргән булса, шуларның унбере генә икенче турга уза алды.

Унбер тәрбияче жюри әгъзаларына үзләренен татар телендә сөйләшә аралаша белүләрен өч төрле юнәлештә тәгъдим итте: «Мин - шәхес», «Мин сиңа кызыклы уен өйрәтәм...», «Ирекле микрофон». Светлана «Күпмилләтле Идел буе» дип аталган интерактив уен уйнатты. Бик матур итеп Башкортстанның һәм Татарстанның танылган җырчысы Вәсилә Фәттахованың «Туган як» җырын башкарды. Тамашачылар аның җырын алкышларга күмде.

Светланага, бу ярышта җиңү алып килүдә ярдәм иткән барлык кызларга, бигрәк тә балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Ирина Николаевна Поленниковага зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Алдагы ярышларда да зур уңышлар теләп калам.

Алсу Миңнеголова,

20нче «Ладушки» балалар бакчасының

татар теле тәрбиячесе.

Ирина Поленникова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса