Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балаларга ярдәм

Юк дип әйтергә өйрәнегез!

Хәзерге җәмгыятьтә яшүсмерләрне тәрбияләү проблемасы аеруча кискенлек һәм әһәмиятлелек ала. Укуда өлгерми калган, алкоголь һәм наркотиклар кулланучы, җинаять кылучы яшүсмерләр саны арта.

Үзәк китапханәдә “Юк дип әйтергә өйрәнегез!” дип аталган күргәзмә оештырылган, ул ата-аналарга һәм яшүсмерләргә килеп туган проблемаларның беренче сәбәбен аңларга һәм аларны хәл итәргә ярдәм итәчәк.

В. И. Чередниченко үзенең “Трудные дети и трудные взрослые” китабында әти-әниләрнең һәм укытучыларның игътибарын авыр характерларны формалаштыру процессларына юнәлтә.

“Йорт юридик энциклопедиясе” балигъ булмаганнарның гаилә, гражданлык, торак, хезмәт административ һәм җинаять хокукы өлкәсендә хокук һәм бурычларына багышланган.

А.А. Пинтның психология буенча китабын укып, тискәре эмоцияләр, аларның ничек барлыкка килүе һәм, иң мөһиме, алардан ничек арынырга кирәклеген белерсез, аралашуның төрле кысалары турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар туплаячаксыз һ. б.

Минемчә, бу китапларны уку ата-аналарга гына түгел, ә яшүсмерләр яшендәге проблемалар белән очрашучыларга да файдалы булыр.

 

Ольга КАРПОВА,

үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса