Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балаларга ярдәм

“Тормыш уены”

“Интернет һәм социаль челтәрләрнең яшүсмерләргә йогынтысы” ата-аналар җыелышы

Утырышта белгечләр ата-аналарга балалар суицидының сәбәпләрен ачыкладылар, тикшеренүләр статистикасы күрсәтүе буенча, фаҗигагә дучар булган гаиләләрнең төп сәбәбе -гаиләдә дөрес тәрбия бирмәү,- дип атадылар. Тормыш уены ролигын караганнан соң, ата-аналар балаларның үз-үзләрен тотышын үзгәртү өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләштеләр; яшүсмер тормышы: аның фикерләве, эчке дөньясы, аның кызыксынулары һәм мавыгулары белән ничек кызыксынырга кирәклеге турында сөйләштеләр.  

      Аннан соң белгечләр гаиләдә климат, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен һәм ата-аналарның үз балалары тормышында катнашуларын ачыклау буенча анкета үткәрделәр.  

Чара ахырында катнашучылар бала белән үзара аңлашуны җайга салу, аңсыз тискәре җайланмалардан арындыру, “Бәхетле ата-ана – бәхетле балалар” формуласын ныгыту буенча киңәшләр белән “Социаль челтәрләрдә яшүсмер” дип аталган буклетлар тапшырылды. Чарада барлыгы 5 яшүсмернең әти-әнисе катнашты. 

 

Анастасия НАТАЛЬИНА,

директор урынбасары

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса