Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балаларга ярдәм

Көз тылсымы

Бөгелмәнең “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә “Ачык дөнья” дигән клуб эшли.

Клуб эшчәнлегенең төп бурычларыннан берсе - балаларны төркемнәрдә, уен эшчәнлеге шартларында һәм аларның иҗади үсешендә социальләштерү.

Социаль педагог Ольга Лукашова мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге инвалид балигъ булмаганнар өчен “Арт-тренинг” һәм “Игротерапия” технологияләрен кулланып “Көз тылсымы” дигән төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес арт-терапиянең әвәләү, рәсем ясау һәм кисеп ябыштыру ысулларын кулланып, уздырылды. Иҗади биремне үтәү барышында балалар төрле материал кулландылар, сынлы сәнгать процессын актив рәвештә аңлаттылар һәм табигатьтә көз һәм көзге күренеш билгеләре турында төркемнәрдә оештырылган бәхәсләргә бик теләп керделәр. Балаларга бигрәк тә “Тәм тоемлау” уены, анда яшелчә яки җиләк-җимешнең тәменнән һәм исеннән билгеләргә кирәк иде. Шулай ук “Яфраклар коелу”  уены  ошады, анда төсе һәм формалары буенча кәгазь битендә матур яфракларны дөрес урнаштыру зарур иде.

Очрашу ахырында, кызыл, сусыл алмага ия булгач, балалар чираттагы дәрес өчен шушы уңайлы залда кабат җыелырга теләк белдерделәр. Чарада катнашкан ата-аналар “Ачык дөнья” клубының алга таба эшләве, үз балаларының үсеше һәм аларның яшьтәшләре белән аралашуы турында нәтиҗә ясадылар.

Ольга ЛУКАШОВА,

социаль педагог

Римма СӘЙФИЕВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса