Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балаларга ярдәм

Десантчылар «Яңарыш» тернәкләндерү үзәге балалары янына бардылар

Хәтер һәм Дан елына чаралар планын тормышка ашыру кысаларында 2019 нчы елның 2 нче августында десантчылар Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар янына килделәр

Чараның максаты: Ватанга әхлакый-патриотик хисләр, Россия Армиясенә карата хөрмәт тәрбияләү, хәрби һөнәр турындагы күзаллауларны киңәйтү.

Балалар десантчыларны шигырьләр һәм «Батыр солдатлар» исемле җыр белән каршы алдылар, ә саубуллашканда аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм баш өстендә чиста күк йөзе теләделәр. Тельняшкада һәм зәңгәр береттә десантчылар балалар янына буш кул белән түгел, ә бүләкләр белән килделәр, балалар өчен уеннар, карбыз, кавын алып килделәр.

Әлеге чара балаларда десантчылардан үрнәк алу, шулай ук кыю, көчле, мәрхәмәтле булу, шулай ук кызларда булачак сакчыларга карата хөрмәт тәрбияләү өчен этәргеч булды.

 

Татьяна Ишметьева, педагог-психолог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса