Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балаларга ярдәм

Бөгелмә балалары өчен Яңа ел марафоны старт алды.

“Балаларга Яңа ел бүләге” акциясе кысаларында Бөгелмә муниципаль районының “Ялкын” социаль приютында һәр баланың җанын бәйрәм рухы белән тулылындырыга теләгән тылсымчылар делегациясе юл алды.

   Әлеге чаралар аниматор белән бергә сабын куыклары тамашасын, балалар өчен уен һәм сюрприз мизгелләрен күрсәтте, шулай ук Яңа ел бүләкләрен һәм күчтәнәчләрен алып килде.

       Яшүсмерләрнең үзләре теләгән ризыкларын пешерергә, ДоброДОМ волонтерлык хәрәкәте ярдәм итте.  Кунаклар Яңа ел мастер-класслары оештырдылар: карвинг технологиясе ярдәмендә тортлар бизәделәр, учреждение территориясен бизәү өчен бәйрәм гирляндасы ясадылар.

  Ялкынлыларның дуслары 7нче гимназия укучылары һәрвакыттагыча бәйрәм атмосферасын кертте, Могҗизалар кыры дигән әкияти маҗара тәкъдим итте. Ә очрашу ахырында гимназистлар һәр балага уеннар һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.

      6нчы урта мәктәп укучылары матур җырлар, бию номерлары, Яңа ел шигырьләре, күңелле хәрәкәтчән уеннар алып килделәр, шулай ук балаларны кайгыртып ата-аналары белән балалар өчен киемнәр һәм канцтоварлар әзерләгәннәр.

Анастасия НАТАЛЬИНА

Мария ТАЗОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса