Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балаларга ярдәм

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләү рәсмиләштерү буенча сервис эшли башлады

Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балалар тәрбияләүче гаиләләргә өстәмә айлык түләүләр алу мөмкинлеге бирә торган яңа сервис эшли башлады.

Исегезгә төшерәбез, узган атна башында РФ Президенты балалы гаиләләргә ярдәм чараларының тулы бер пакетын анонслады. Алар арасында - гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләү.

Тиешле сервис РФ Дәүләт хезмәтләре порталында тормышка ашырылган. Аның эшенең беренче сәгатьләрендә түләүләрне рәсмиләштерү өчен 70 меңнән артык гариза бирелгән.

Ярдәм чараларына гариза бирү өчен түбәндәгеләр кирәк булачак: балигъ булмаган балаларга туу турында таныклык реквизитлары, шулай ук счет номеры, БИК (банк идентификация коды) һәм корреспондент счеты номеры. Пособиене түләү турындагы карар 10 эш көненнән дә артмыйча кабул ителә.

Пособиеләрне түләү 1 июньнән башланачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса