Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балаларга ярдәм

Яңа ел каникулларында ятим балалар «Әкият» курчак театрында һәм циркта булачак

«Мәдәни каникуллар» проектында катнашучылар районнарда Яңа ел чыршыларын караячак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укучылары өчен кышкы каникуллар чорында «Мәдәни каникуллар» проектын тормышка ашыра. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Мәдәни каникуллар» проекты 27 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр оештырыла. Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, республика фән олимпиадалары, спорт ярышлары һәм конкурслары җиңүчеләре «Әкият» татар дәүләт театрына, циркка, Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрына, К.Тинчурин исемендәге театрга барачак.

«Мәдәни каникуллар» проектында катнашучы балалар йортларында тәрбияләнүчеләр үз муниципаль берәмлекләрендә Яңа ел чыршыларын караячак», — диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Каникуллар дәвамында бәйрәм чаралары — Яңа ел тамашалары, бал-маскарадлар, спорт уеннары, эстафеталар, кадет мәктәпләрендә викториналар оештырылачак.

 «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса