Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балаларга ярдәм

“Теләкләр чыршысы” тагын бер баланың хыялын тормышка ашырды

Сигез яшьлек Радмир һәм аның кыз туганы ЯК-40 штурвалы артында утырып, пилот белән аралашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдан сигез яшьлек Радмирның хыялын чынга ашырды – малай самолет кабинасында булырга һәм пилот белән танышырга теләгән. Бу хакта “Бигеш” аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Теләкләр чыршысы” ирекле акциясендә катнашты. Чыршыдан алынган открыткалар арасында Чаллыдан сигез яшьлек Радмир язганы да бар иде. Малай Яңа елга самолет кабинасында булырга хыяллануын һәм пилот белән танышырга уйлавы турында җиткергән булган.

 

 

Бүген Радмирның хыялы тормышка ашты – ул кыз туганы белән бергә “Бигеш” аэропортында булды. Экскурсия очышларны эзләү һәм авария-коткару хезмәте эшчәнлеге белән танышудан башланды, анда балаларга аэропорт техникасының тулы бер арсеналын күрсәттеләр, махсус киемнәрне киеп карарга һәм янгын сүндерү техникасы руле артында утырырга мөмкинлек бирделәр.

Алга таба балалар ангарда булып, ике моторлы Diamond DA42 Twin Star самолетлары белән танышкан. Соңрак аэропорт белән танышу ЯК-40 самолетында дәвам итә: анда кечкенә кунаклар пилот белән бергә һава судносы штурвалы артында утырганнар һәм әлеге самолет турында кызыклы мәгълүмат туплаганнар.

Азактан Радмир белән сеңлесенә аэропортның багаж ишегалдына багажның ничек эшкәртелүен күрсәткәннәр, интроскопның нәрсә булуын һәм һава транспортында нинди матдәләр йөртү тыелганын аңлатканнар. Билгеле инде балаларга чын самолетлы ризыгыннан авыз итеп карарга да мөмкинлек тудырылган.

 

 

Белеп тору өчен: “Теләкләр чыршысы” акциясе “Минем белән бергә хыяллан” Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылган, 2014 елдан бирле бу инициатива Татарстанда да гамәлгә ашырыла. Проектны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

Әлеге акция кысаларында 2019 елның 3 декабреннән – 2020 елның 29 февраленә кадәр  Россиядә 2000 баланың теләкләрен тормышка ашыру планлаштырыла. Андыйлар арасында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яки керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләдә тәрбияләнүче балалар, шулай ук сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле сабыйлар гына түгел, 60 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар да бар. Алар үз теләкләрен 15 декабрьгә кадәр проектның  ЕлкаЖеланий.рф сайтында калдыра алды.

Хәйриячеләр дәвалану яки кирәкле техник җиһазлар, дарулар, транспорт чаралары сатып алу белән булышмый. Алар тылсым һәм могҗизага ышаныч бүләк итә. Соралган бүләкләр арасында китап, төрле шөгыль өчен товарлар, музыка кораллары, спорт җиһазлары, уенчыклар, кумирлар белән очрашу мөмкинлеге, кызыклы урыннарга бару һәм башка бик күп нәрсәләр бар.

"Шәһри Казан"

Фото: vk.com/begishevo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса