Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балаларга ярдәм

Сезнең ярдәм кирәк

Кечкенә Әминә Зәйнуллинаның үсүен, сәламәтләнүгә омтылыш юлын бөгелмәлеләр инде ике ел күзәтеп бара. Әминә гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Ләкин, туганда баланың сәламәтлегенә зыян килә.

Туганнан соң Әминәгә ДЦП, баш һәм арка миенә перинаталь зыян килү, “спастик тетрапарез” дигән диагнозлар куялар. Кызганыч, Татарстан табиблары ярдәмгә килә алмый, Әминәгә булышырга Кытай республикасы белгечләре теләк белдерә. Кеше кайгысына битараф булмаучылар ярдәмендә, кызчык Кытайның Тяньмэнь шәһәрендә реабилитация узу бәхетенә ирешә. Уколлар һәм озаклап ясалган сылау-массажлар Әминәнең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. 


- Тугачтын да табиблар безгә бала күрмәячәк, ишетмәячәк, йөрмәячәк, кулына әйбер тота алмаячак дип әйткәннәр иде. Без бирешмәдек һәм бирешмибез. Бүгенге көндә инде Әминә күрә, хәрәкәт реакциясе бар, тавыш ишетә, кулына әйберләр дә тота ала. Кытай белгечләренең ярдәме нык тиде безгә. Әминәбез муенын тота башлады, – дип сөйли Әминәнең әнисе Галия Нигъмәтуллина. 


Ләкин Россиягә кайтып төшү белән авыр бала табу нәтиҗәсе янә үзен белдерә. Ата-ана оча-бот сөяге тайпылышлары белән көрәшә башлый. 
Сәламәтләнүгә барган озын юлны узган Әминәгә дәвалануны туктатырга һич тә ярамый. Кызчык башка балалар кебек йөгерергә, көләргә, сөйләшергә һәм үз куллары белән эшләргә тели. Шуңа күрә, Әминәне янә Кытайда көтәләр. Кирәкле сумманы җыярга нибары бер ай вакыт кына калып бара. 
Әминә Зәйнуллинаның гаиләсе ярдәм сорый. Күпбалалы гаиләгә Кытайда узасы дәвалану курсы өчен 752 мең 800 сум акчаны җыюы бик авыр. 


Ярдәм итәргә теләүчеләр Вконтакте социаль челтәрендәге “Аминочка Зайнуллина, группа помощи” төркеменә кереп, реквизитларны белә ала. Безгә шылтыратсагыз да була.

  • ✅Реквизиты для помощи: 
    ? КАРТА СБ: 
    4276 8801 0938 4036 
    ? КИВИ КОШЕЛЕК: +79172307771 
    ? БИЛАЙН: +79061171077 
    ?МТС: +79172307771 

    ? Группа помощи Аминочке : http://vk.com/club136005484 
    Добавляйтесь 
    Телефон для связи с мамой;89172307771

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса