Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балаларга ярдәм

“Иҗади остаханә: “Кышкы уеннар”

“Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә “Ачык дөнья” клубы эшчәнлеге кысаларында, сәламәтлекләре чикле балалар һәм аларның ата-аналары белән “Иҗади остаханә: кышкы уеннар” дигән темага чираттагы төркемле дәрес узган.

Чараның максаты – алган иҗади күнекмәләрне үстерү, камилләштерү һәм бердәм коллективны берләштерү. Балалар белән очрашу җылы сәламләү белән башланды. Психолог Ольга Колганова һәм социаль педагог Ольга Лукашова балаларга алдагы дәресләрдән алган тәэсирләре белән уртаклашырга һәм клубта аралашканда нинди шатлыклы мизгелләр кичерүләрен сөйләргә тәкъдим иттеләр. Соңыннан күнегүләр ярдәмендә балалар кысып кочаклап, әниләренә карата үзләренең мәхәббәт һәм игелекләрен белдерделәр, ә әниләр бу вакытта үзләреннең нинди тойгылар кичерүләрен сөйләделәр.

Очрашуның икенче яртысында балалар үз куллары, әниләр ярдәме белән яхшы кәеф булдырырга өйрәнделәр. Пластилиннан һәм башка кул астындагы чаралардан файдаланып, балалар зур күләмле һәм ачык төстәге кар бөртекләре ясадылар, алар соңыннан өйләрендә үз чыршыларына эләчәк. Эш барышында клубта катнашучылар арасында үзара аңлашу һәм ышаныч атмосферасы барлыкка килде, бу уңай эмоцияләр тудырды.

Алда катнашучыларны күп кенә кызыклы һәм мавыктыргыч очрашулар һәм дәресләр көтә.

Ольга КОЛГАНОВА,

үзәкнең бүлек психологы

Ольга ЛУКАШОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса