Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балаларга ярдәм

Балалы гаиләләр – игътибар үзәгендә.

Өч яше тулмаган балалары булган гаиләләр 5 мең сум акча алачаклар.

Россия Президентының 2020 елның 7 апрелендә кабул иткән 249нчы номерлы Указы буенча ана (гаилә) капиталына хокукы булган гаиләләрдә тәрбияләнүче өч яшькә кадәрге балаларның hәркайсына апрель-июнь айларында 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Агымдагы елның 1 июленә кадәр ана (гаилә) капиталына  хокукы булган барлык гаиләләргә, шул исәптән сертификат буенча акчалар тулысынча тотылса да, акча түләнергә тиеш.

Илдә кискен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, гаиләләргә өстәмә финанс ярдәме федераль бюджеттан бирелә, ана (гаилә) капиталы күләмен киметми һәм башка төр социаль ярдәм алу  хокукка тәэсир итми.

Балага акча алу өчен es.pfrf.ru  яисә gosuslugi.ru порталындагы  шәхси кабинетта гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сертификат хуҗасыннан бернинди өстәмә документлар да тапшыру таләп ителми – кирәк очракта Пенсия фонды органы барлык мәгълүматләрне мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә, хәзерге вакытта Пенсия Фонды органнарына  алдан язылып куеп кына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөрәҗәгать итү вакытын һәм көнен электрон сервис аша, шулай ук Пенсия фонды идарәсенең сайтының “Регион контакты/Бүлекчә структурасы” бүлегендә күрсәтелгән телефоннарга шылтыратып ачыкларга була.

Елена АНОШИНА, персональ исәп һәм иминиятләштерелгән затлар белән эшләү бүлеге начальнигы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса