Яз — бакчачы өчен иң кызу эш чоры.
Агач-куак- лар, җиләклекләр ничек кышлаган, һәммәсен дә тикшереп чыгарга, агач очларын кисәргә, кирәкле ашламалар запасын булдырырга, кәүсәләрен агартырга һәм башка бик күп эшләрне башкарырга кирәк.
Хәзер, вакыт бар вакытта, сыерчык оялары ясап эләргә, искеләрен чистартып, әзерләп куярга онытмагыз. Моны вак, әһәмиятсез эшкә санамагыз - кошлар бакчада сезнең ышанычлы ярдәмчеләрегез булыр.
Көннәр җылына башлау белән, бөреләр ачылганчы, бакчага, кышлаган корткычлардан һәм авырулардан арыну өчен, препаратлар сыекчасы сиптерү кирәк. Бу эшне соңга калдырырга ярамый.
Ә аерым культуралар буенча, бакчачыны нинди эшләр көтә?
Җимеш агачларын башта бик җентекләп тикшереп чыгарга кирәк. Кышкы җәрәхәтләрне — ботак сынган, каерылган урыннарны, салкыннардан ярылган яки кимерүчеләрдән зыян күргән кайрыларны чистартырга, 1% лы бакыр купоросы белән йогышсызландырырга (дезинфекция) һәм бакча сумаласы белән сылап куярга кирәк. Бу вакытта агач ботакларына пәрәвез җебе белән эленеп калган иске яфракларны да искәрергә була. Болары — кышлаган корткычларның оялары, шуңа да аларны озын колгалар ярдәмендә җыеп алып яндырырга кирәк. Кибеп эленеп калган җимешләрне дә җыеп алу зарур, чөнки алар — черек тудыручы гөмбәчекләр тупланмасы.
Карлыган һәм крыжовник куакларын сынган һәм зәгыйфь ботаклардан иртә язда ук чистарталар. Бер үк вакытта ыргаксыман кәкрәеп кипкән ботак очларын да, 1-2 сәламәт бөресен эләктереп, кыркып чыгарга кирәк. Чөнки болары ончыл чык авыруы белән зарарланган ботаклар. Бу эшне яз көне үсемлекләрне кайнар су белән коендырганчы башкаралар. Сәер булып бүртенгән сәламәт түгел бөреләргә дә игътибар итми калмассыз, мөгаен. Болары зарарлы корткыч - бөре талпаны кышлаган оялар була. Һәрбер бөредә аларның саны берничә меңгә җитәргә мөмкин. Шуңа күрә зарарланган бу бөреләрне бик җентекләп җыеп, юк итәргә тырышыгыз. Куак нык зарарланган икән, аның аерым ботакларын кисеп яндырырга туры киләчәк.
Карлыган белән крыжовникның бөреләре бик тиз ачыла. Шуңа да аларны кайнар су белән коендыруны кар эреп бетүгә эшләргә кирәк.
Кура җиләге сабакларын кышкы «богау»лардан мөмкин кадәр тизрәк азат итеп, кураларны тикшереп, сынган, зарарланганнарын җыеп чыгарга кирәк. 1 м буйга 12-15 данә көчле үсентеләрне генә калдырып, зәгыйфьләрен төбеннән үк кисеп чыгалар. Калдырылган үсентеләрнең дә 8-10 см очларын кыркалар. Аннары кураларны 1,5 м биеклектә ике яклап сузылган чыбыкларга бәйлиләр.
Михаил Захаров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа