Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

Яшәтергә, яшәртергә һәм яхшыртырга

Һәр бакчачы участогында үстерә торган культураларның үзенә ошаган сортының гомерен "озайта", алай гына да түгел, ул аның сыйфатларын да беркадәр яхшыртуга ирешә ала. Үз бакчамда гади генә алымнар белән мин шулай эшлим дә.

Сортның уңай сыйфатларын ничек итеп сакларга дигәндә, табигатьтәге кебек, ягъни сайлап алу юлы белән дияр идем. Елның-елында орлыкка дип иң яхшы экземплярларны гына сайлап алып калдыра киләм. Мәсәлән, кишернең "Шантанэ" дигән сорты бик ошый безгә: уңышны мул бирә, тамыразыклары эре, сусыл, яңа уңышка кадәр бер дигән саклана. Билгеле, бу сорт белән генә чикләнмичә, башка сортларны һәм гиб-ридларны да үстереп, сынап карыйм: "Московская зимняя", "Форто" һ.б., мәсәлән. Әмма алар "Шантанэ"дан барыбер беркадәр калышалар. Шуңа да соңгысын саклыйм, сыйфатын хәтта беркадәр яхшыртуга да ирештем кебек.

Түтәлдә чакта ук иң куәтле үскән, таза-сәламәт күренгән кишерләргә төсле тасма тагып куям да көз көне үзләрен орлыкка утырту өчен алып куям. Әлбәттә, бу сортка хас булган формасын, төсен тиешенчә саклап үскән, сәламәт кишерләрне сайлыйм. Иртә язда мин аларны җиргә утыртып куям.
15-20 ел инде шулай эшлим. Нәтиҗәдә, сорт үзенең сыйфатларын да югалтмый, яхшы саклана да.

Чөгендернең "Бордо" сортын яратабыз. Уңышы да күп, татлы да. Орлык өчен кишерне сайлаган кебек сайлыйм. Чөгендернең тәмен яхшыртып та була, чөнки орлыкка дип утыртыр алдыннан чөгендернең бер читен кисеп алып, пешереп ашап карыйбыз. Татлы-тәмле икән, калдырабыз, тәме ошамый икән, анысын утыртмыйбыз.

Томатлар. Моннан 15-20 ел элек миңа "Лонг кипер" дигән Америка сортын кулга төшерү насыйп булды. Без аны көз көне яшел килеш җыеп алабыз да бүлмә шартларында саклыйбыз. Гыйнвар, февраль айларына кадәр әкренләп пешеп ята. Тик бу сортның ике ягы миңа бик ошап бетмәгән иде: бердән, пешкән помидорлар яшькелт сары төстә була, икенчедән, тәме искитәрлек түгел. Гадәт буенча, мин аларны орлыкка сайлап ала башладым, тик биш сыйфатына игътибар бирә идем: помидорларның тәме тәмлерәк булган төпләрдә эреләрен, иң озак саклана торганнарын, төсе белән аерылыбрак торганнарын, кызгылтракларын алып куям. 15-20 ел сайлауның нәтиҗәсе: бүген инде бу сортның җимешләре куе сары, яисә кызыл төстә, саклану срогы да озайды - мартка чаклы бозылмыйлар. Ә моннан 3 еллап элек хатыным үзенең туган көнендә әйтте: "Менә бүген салатка соңгы помидорларны турыйм", - диде. 15 апрель көн иде бу. Әлеге сортны мин хәзер үземчә гади итеп, "Долгохранящиеся" дип атыйм. Башка сортларны да шулай, сайлый-сайлый, яшәтергә, яшәртергә һәм яхшыртырга була.

Бәрәңгенең "Адретта" сортын да 15 ел үстерәбез инде. Уңышы уртача, әмма тәме барыбызга да бик ошый. Ел саен рекламаларда аеруча мактала торган 1-2 сортны сынап карыйм. Көзен казып алыр алдыннан хатыным белән һәр сортны тәмләп карарга алабыз. Өч сорт өчен плитәгә өч кәстрүл куеп, һәркайсысын аерып пешерәбез, аннары бергәләп тәмен тәмлибез, нәтиҗә һаман бер - ничә ел инде барыбер шул "Адретта"ны үз итәбез. Участоктагы бәрәңгене тулысынча алганчы, башта иң шәп куакларны казып, аннан тирән күзле булмаган, формасы, төсе тиешле таләпләргә туры килә торган бәрәңгеләрне утыртыр өчен аерып сайлап җыябыз. Бүлбенең нинди зурлыкта булуының әһәмияте юк. Яшелчәләргә кагылышлы мондый мисалларны күп-ләп китерергә була.

Сабырлык белән менә шундый гади, әмма җентекле эш алып барганда, үзеңә ошаган культураның сортын саклап калырга һәм хәтта сыйфатларын беркадәр яхшыртуга ирешергә дә мөмкин.

Ф.ХӘЛИЛОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса