Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Бакчачы

Утчыл күбәләк

Ул - крыжовник белән карлыган өчен иң куркыныч саналган корткычларның берсе. Курчак чагында крыжовник куагы, тирес астында кышлый. Туфрак җылынып, һава температурасы уртача 12 градуска җиткәч тә курчаклардан соры канатлы күбәләкләр очып чыга. Алар барлыкка килгән вакытта гына чәчәк бөреләре ачыла башлый. Курчактан чыгып, 2-3 көн узуга, күбәләкләр чәчәк эченә,...

Ул - крыжовник белән карлыган өчен иң куркыныч саналган корткычларның берсе. Курчак чагында крыжовник куагы, тирес астында кышлый. Туфрак җылынып, һава температурасы уртача 12 градуска җиткәч тә курчаклардан соры канатлы күбәләкләр очып чыга. Алар барлыкка килгән вакытта гына чәчәк бөреләре ачыла башлый.

Курчактан чыгып, 2-3 көн узуга, күбәләкләр чәчәк эченә, соңга калган хәлдә яшь җимешлекләргә дә берәр йомырка салып чыга. Эшләре җиңел түгел - һәр күбәләккә 100-200 йомырканы "йортлы" итәргә кирәк. Йомыркадан чыккан корткычлар үсемлек җимешләренә ябырыла һәм шуның белән туклана башлый. Әгәр бер җимшәндә берничә корт була икән, берсе үз урынында калып, башкалары күрше чәчәкләргә һәм җимешләргә күчә. Һәрбер корт крыжовникның - 46, карлыганның 15кә кадәр җимешенә зыян китерергә сәләтле. Зарарланган җимешләр иртә өлгергән кебек була да, ахырда коела. Кайчакта корт җимешне якындагы яфракка өстерәп китерә һәм пәрәвез белән чорнап куя. Күбәләкнең мондый халәттәге үсеше 25-30 тәүлеккә сузыла. Аннары ул курчакка әверелә. Бу җимешләрнең җитешкән чорына туры килә.

Июнь аенда утчыл күбәләкнең кортлары җиргә төшә, туфрак астына шуышып керә һәм шунда курчакка әверелә. Димәк, бу аларга каршы көрәшүнең менә дигән вакыты!

Тәүдә корт кергән, зарарланган җимешләрне җыеп алып юк итәргә кирәк. Аннары куак астындагы туфракка пленка, тукымадан булмаган материал кисәкләре җәю һәм кул астындагы теләсә нинди әйбер белән каплау зарур. Бу күбәләк кортлары кышлау өчен җиргә кереп китмәсен өчен эшләнә.

Калган кортларны җәй туфракны әйләндереп каплап казу ысулы белән юк итәргә мөмкин. Крыжовник төпләренә 60-70 сантиметр радиуста, 10-12 сантиметр биеклектә туфрак өяргә киңәш ителә. Мондый катламнан утчыл күбәләк берничек тә очып чыга алмаячак. Куаклар чәчәк атканнан соң бу туфракны кире таратырга кирәк булачак.

Корткычларга каршы агуны бары бакчадагы куаклар чәчәк атканчыга кадәр генә сибәргә ярый. Куаклар бик каты зарарланган очракта гына чәчәк аткач сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса