Уңган хуҗабикәләргә: кышка әзерләнәбез
"Тиз өлгер!" кыяры Тәмләткечләр: сарымсак, укроп, карлыган һәм имән яфрагы, керән. Төбенә тәмләткечләр тутырылган банкага кыярлар тутырырга һәм өстенә кайнар су коярга. Суынгач, суын кәстрүлгә бушатырга һәм кайнатып чыгарырга. Бер банкага 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 6 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салырга. Аннан шуның...
"Тиз өлгер!" кыяры
Тәмләткечләр: сарымсак, укроп, карлыган һәм имән яфрагы, керән.
Төбенә тәмләткечләр тутырылган банкага кыярлар тутырырга һәм өстенә кайнар су коярга. Суынгач, суын кәстрүлгә бушатырга һәм кайнатып чыгарырга. Бер банкага 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 6 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салырга. Аннан шуның өстенә кайнар су коеп, капкач белән ябарга. Бүлмә температурасында да яхшы саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа