Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

Суны белеп сибегез!

Июньдә бакчадагы яшелчәләр гөрләп үсә башлый. Бу вакытта аларның һәркайсына тиешле игътибар бирергә һәм суны да белеп кенә сибәргә кирәк

Июньнең икенче декадасында помидорлар аеруча матурланып үсеп китә. Аларга, шулай ук, вакытында су сибәргә, төпләрен йомшартырга һәм артык ботакларын кисеп ташлап, сабакларын формалаштырырга кирәк.

Помидорлар чәчәк атканчы суны атнасына — бер, ә чәчәк аткан вакытта дүрт көн саен сибү яхшырак. Билгеле, бу эшне һава торышына карап башкаралар. Һәр яшелчә төбенә бер литр су салалар. Помидорлар чәчәк атканда көннәр салкынча булып, еш кына яңгыр явып торса, аларга сыек кына бор кислотасы эремәсе сибегез.

Көннәр эссе булып, кояш кыздырса, ачык урында кәбестә ныклап үсеп китә алмый. Шуңа да бу яшелчәгә атнасына ике-өч тапкыр салкынча су сибәргә кирәк. Моннан тыш, әчетелгән сыер тизәге сыекчасын суга кушып сибәргә дә онытмагыз.

 

Июньдә татлы борычларга аеруча игътибар кирәк. Ул — җылы һәм дым яратучы яшелчә, аңа яхшы үсү өчен туфракның дымлылыгы 60-70 процент булырга тиеш. 

Татлы борыч үскән җир кибеп, катып китсә, аның чәчәк атуы һәм җимешкә төймәләнүе тоткарлана. Көннәр коры торса, бу яшелчәләргә 3-4 көн саен һәр төпкә 1,5-2 литр исәбеннән җылы су сибәргә киңәш ителә. 

Ташкабаклар чәчәккә йомарланганда төп сабакның башын өзегез, тармакларындагы сабаклар 35-40 сантиметрга кадәр үскәч, аларның да башларын өзеп алыгыз.

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса