Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бакчачы

Сарымсакка нашатырь спирты кирәк

Сарымсакка су сипкән очракта да, кыягы саргайса, яшеле «юыла» башласа, аны тиз арада тукландырырга кирәк дигән сүз. Моның өчен ун литрлы лейкага 60 мл аммиак (нашатырь) салып, кич белән сарымсакка сибегез. Аңа кадәр туфракка чиста су сибәргә кирәк

Сарымсак кыягы саргаю корткычлар аркасында да булырга мөмкин. Бу очракта ярдәмгә нашатырь спирты килә. Ул азот белән баетып кына калмый, үзенчәлекле исе белән суган чебене, кишер чебене, каты корт (проволочник), филчек (слоник) кебек зарарлы бөҗәкләрне дә куркыта. Нашатырь эремәсе әзерләү өчен 10 литр суга 25 мл аммиак салыгыз, угычтан уылган кер сабыны да салырга ярый. Кер сабынын башта кайнар суда эретегез, суынгач, катнашмага салыгыз. Эремәне ясауга ук сибәргә кирәк, югыйсә аммиак парга әйләнә. Вегетация чорында сарымсакка аммиакны атнага бер тапкыр сибәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса