Һәркайсының – үз сере
Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне чи килеш ашауның файдасы турында күп язалар, күп сөйлиләр. Һәрбер үсемлекнең, кем әйтмешли, үз сере, үзенчә файдасы бар. Аерып-аерып саный китсәң, кайсы яшелчәнең яки җиләк-җимешнең нинди әгъзага ничек тәэсир итүе, нинди файда бирүе, кай җирең авыртканда, кайсысын - ашарга, ә кайсы турында онытырга кирәклеге турындагы мәгълүматларны истә...
Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне чи килеш ашауның файдасы турында күп язалар, күп сөйлиләр. Һәрбер үсемлекнең, кем әйтмешли, үз сере, үзенчә файдасы бар. Аерып-аерып саный китсәң, кайсы яшелчәнең яки җиләк-җимешнең нинди әгъзага ничек тәэсир итүе, нинди файда бирүе, кай җирең авыртканда, кайсысын - ашарга, ә кайсы турында онытырга кирәклеге турындагы мәгълүматларны истә калдырып бетерерлек тә түгел. Әмма, һәр нәрсәнең җае булган кебек, бу очракта да гади генә исәп белән яшәргә була икән. Яшелчә-җимешләрне чи килеш ашауның файдасын һәм зыянын тирәнтен өйрәнүче белгечләр, аларны төсләренә карап, төркемнәргә бүлгәннәр. Әйе-әйе, җимешнең төсе күп нәрсә турында сөйли. Һәркем үз организмы серләрен, үзенә ни кирәклеген үзе белә, шуңа күрә бүгенге җәйге нигъмәтләрдән файда алып калырга ашыгыгыз.
Яшел төстәге яшелчәләр
Болар - фолий кислотасы һәм клетчатка чыганагы. Димәк, аларны даими кулланганда, кәеф күтәренке була, ашкайнату органнарында, эчәклекләрдә проблемалар сирәк туа. Яшел төстәге яшелчәләрнең кайберләрендә (әйтик, брокколи кәбестәсендә, шпинатта) катарактага һәм күз алмасының челтәр катлавындагы сары тап дистрофиясе үсешенә каршы тора торган антиоксидантлар бар.
Сары һәм куе сары төстәге яшелчә, җимешләр
Абрикос, әфлисун, лимон, кишер, кабак һәм башкалар иммун системасын ныгыта торган бета-каротинга бай. Алар йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын кисәтәләр, тумыштан була торган кимчелекләрнең кайберләрен булдырмый калырга ярдәм итәләр. Сары төстәге яшелчә-җимешләрдә С витамины башка барлык җимешләргә караганда да күбрәк.
Кызыл төстәге җимеш, яшелчәләр
Карбыз, бакча җиләге, томат һәм башкалар ликопен матдәсенә бик бай. Бу исә йөрәк-тамыр системасы авыруларына, рак чиренә каршы тору буенча организмга нык ярдәм итә торган иң көчле антиоксидант санала.
Шәмәхә, зәңгәр төстәге җимеш, яшелчәләр
Чөгендер, кызыл кү-чәнле кәбестә, кара виноград, слива, баклажан, кара карлыган һ.б., кызыл яшелчәләр кебек үк, йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы нәтиҗәле чара булып торалар.
Ак төстәге яшелчәләр, җимешләр
Сарымсак, суган, кәбестә һәм башкалар кан басымын төшерәләр, кандагы холестеринны киметәләр. Ә җимешләр (атап әйткәндә, груша) рак килеп чыгу ихтималын бик нык киметә, эндокрин системасының эшен яхшырта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа